Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Мин, кызым, соңга калсам, иртә кайтам», – дия торган иде

Сугыш чорындагы авылларның тормыш хәлләрен сөйләп, язып кына бетерә торган түгел. Мин шул үзебезнең туган изге җиребездә ни күргәннәремнең кайбер истә калганнарын гына газета укучыларыбызга тәкъдим итмәкче булам.

Шәймөхәммәт бабаемны яхшы хәтерлим. Сугыш кырына алты улын озатып, ярдәмчесез калса да, көчле рухлы, табигатьнең иң матур байлыгын - урман сакчысы булып, 98 яшендә утыз ике исән теше белән дөньядан бакыйлыкка күчте.
Мин үскәндә авыл халкының көзге кыр эшләре тәмамлангач, бәйрәм вакытында бик күркәм гадәте бар иде. Бабакай белән минем әбием Гатифә безгә кунакка киләләр. Әбием - кулына ашъяулыкка төргән ике күпереп пешкән йомры күмәч, ә бабаем таяк очына элгән, махсус пешерелгән пар казны аркасына асып, олы бүләкләр белән килә. Шул күчтәнәчне авыз иттерергә диеп минем әни-әтием күрше-күкертләрне, авылдагы һәм башка ерак җирләрдән дә туганнарны чакыра. Алар тагын авыл буйлап чираттан-чиратка кунак ашына йөрешә. Шулай итеп гадәт буенча дүрт кич кунакта булу, авылларда үзенә бер аерым «кунак чоры» дип аталып йөртелде. Шунысы истә калган һәр көнне иртән «таба» ашы - коймак, кабартма-көлчә, тәбикмәк һәм башка шундый олы мичтә тәмле итеп, каз мае ягып пешерелгән чәй ашлары әзерләнә. Ә Актаныш төбәгендә, иртәнге чәйгә кадәр, яңа яккан кайнар мунчага барып, кунакларның юынып-чистарынып алу гадәте бар иде. Аракы ише «кәкрәйтә» торган эчемлекләр белән «хөрмәтләү» бөтенләй юк күренеш.
Ә кичләрен клубларда матур кичәләр, спектакль, концертлар күрсәтелә иде. Безнең авылның иң оста биючесе, кызлар арасында - Мәрьям апа булса, егетләр ярышында - Мөдәррис абыйдан да остасы, ә җыр буенча, минем бер туган абыем - Мәрдановтан да моңлысы юк иде. Авылыбызның Сабан туена янәшә-тирә авыллардан да абыемның моңлы, озын халык көйләрен махсус тыңларга килүчеләр күп булды.
Без сугыш чорында, 9-10 яшьләрдә булсак та, өлкәннәр һәм әниләребез белән бергә биедек, җырладык, уйнадык һәм колхоздагы төрле эшләрдә дә активлык күрсәттек. Иген кырларында чүп утадык, печән пакусларын әйләндердек, башак җыйдык, бәрәңге утадык, алыштык һәм башка шундый эшләрдә катнаштык. Ә миңа, алдынгы пионер буларак, иртән эшкә баручыларның кайсы иртәрәк эшкә китә, кайсылары соңга кала - шуларны язып тору өчен басу капкасы төбендә торырга да туры килде. Бервакыт, кояш шактый күтәрелеп килгәндә, авылыбызның зирәк карты (ул вакытларда үз теләге белән картлар да эшкә йөрде) - Кәрам бабай сәнәкләрен күтәреп капка төбенә килеп җиткәч, «Бабакай, нигә соңга калдың?» - дигәч, «Мин, кызым, соңга калсам, иртә кайтам», - дип, көлеп узып та китте. Ә мин ул вакытта аның мәгънәсенә үк төшенеп җитә алмаганлыктан игътибар да итмәдем, ә шулай да Кәрам бабайның «Эшкә соңга калсам да, иртә кайтам» дигән җор сүзе халык телендә бер кызык әйтем буларак, сөйләшү вакытларында хәзер дә ишеткәләп куя.
Алда язылганча, без башкара торган эш төрләренә тагын кечкенә балаларын тырыс арбада тартып эшкә йөргән апаларыбызга да сабыйларын карашырга ярдәм итүдә керә иде. Шулай бер чак Тайфә җиңги үз янына, мине чакырып алды да, бер телем ипи, олы гына шикәр кисәген тоттырып, «менә шушы ризыкларны авызыңда азрак чәйнәп йомшарткач, чүпрәк башына төреп имезлек ясарсың да, елый башлагач балага каптырырсың», - диде. Шушы күренешнең шаһиты булган күрше кызы, минем турыда, Тайфә җиңгәмә барып, «Мәлләфә малаеңа дигән ипи белән шикәрне үзе ашап бетерде, улыңа имезлек бирмәде», - дип әләкләгән. Ә Тайфә җиңгәм төш вакытында, ялга туктаган арада, миңа калдырган шикәр белән ипи кисәген, бөтен килеш күргәч, теге күрше кызын орышканы һәм ачуланганы да хәтеремдә калды. Чөнки мин хаксыз кимсетелүемне авыр кичердем. Ач-ялангач булдык, әмма сабый ризыгына кызыгу, чит-ят әйберләргә кагылу -зур гөнаһ саналганлыктан, әти-әнием шулай, хәзергечә әйткәндә - «ак карга» итеп тәрбияләде. Чит кешеләрне рәнҗетсәң күзсез-аяксыз каласың диюләре, әле бүген дә колак­ларым төбендә яңгырап тора кебек.
Эх, шул бабакайларыма бүгенге дөньяны күреп китү мөмкинлеге булса, оныгының намуслы, ихластан куйган хезмәтенә дә тиешле, хак бәяне бирерләр иде, дигән хыялларга чумып, ялгызым - картайган гомеремдә уйланып утырам.
Клара (Мәлләфә) Мәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев