Яшәеш

Мин көтәргә әзер...

Ялым һәрвакыттагыча сизелми дә үтеп китте.

Дошманнар, белеп торыгыз, мин - һава гаскәрләре капитаны Ирек Г. иртәгәдән хезмәткә чыгам! Юмор хисем күп очракта ярдәм итсә дә, бу юлы нигәдер ямансу. Туган якларымда әни, дуслар һәм сөйгәнем - сыйныфташымның хатыны калды...
Айгөл белән без җиденче сыйныфтан ук дус идек. Гөнаһ шомлыгына, унынчы сыйныфта безнең мәктәпкә икеле капчыгы Фәнис килде. Айгөл аңарда нәрсә тапкандыр, белмим, тик чыгарылыш кичәсендә алар бергә вальс биеде. Дисктагы язманы ничә тапкыр караганмындыр... Чибәр, зифа, сыгылмалы гәүдәле Айгөл белән агач кебек озын һәм арык Фәнисне нәрсә бәйли ала? Тик нидер бәйли иде... Мин мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, һава гаскәрләре академиясенә укырга кердем, көчкә аттестат алган Фәнисне әтисе танышлык буенча механика көллиятенә урнаштырды, ә Айгөл шәһәрнең медицина көллиятенә укырга керде. Без каникулларда гына очраша башладык, ә социаль челтәр аркылы еш аралаша идек. Айгөл өчен мин һаман да ышанычлы һәм якын дус кына булып кала бирдем. Эх, белсә иде ул, аның тавышын ишеткәч үк курсантның йөрәге ничек типкәнен! Биш елдан соң алар өйләнеште. Академияне кызыл дипломга тәмамлаганга, барлык юллар да ачык иде, тик минем еракка китеп олагасым килде. Шулай иттем дә. Иртәгә туйлары дигән кичне Айгөлгә үземнең хисләремне белгерттем. Ул күзләремә карап: «Ирек, мин барысын да беләм. Безнең дуслык миңа бик кадерле. Син бик әйбәт егет, үз бәхетеңне табарсың һәм без гаиләләребез белән дуслашып йөрешербез», - диде. Чакырылган булсам да, туйларына бармадым.
Без биш ел күрешмәдек, тик элемтәне дә өзмәдек. Шул вакыт эчендә аларның кызлары туды. Кичләрен, Фәнис нарядта булганда «Классташлар» төркемендә туйганчы сөйләшә идек. Аларның тормышы матур гына бармавын да, хәтта берара аерылышуга кадәр барып җиткәнен дә мин белә идем. Тик язмыш мине, Айгөл аналарына кайтып киткән вакытта, тайга эчләрендә хәрби укулар белән йөртте. Сөйгәнемне үземнеке итәрлек мөмкинлек кулдан ычкынды. Ул Фәнисне кичерде. Кайбер укучылар әйтер, беткәнмени дөньяда өйләнерлек кызлар, дип. Тик алар Айгөл түгел шул.
Отпускам ахырына якынлаша иде, беркөнне телефонымда «Айгөл» дигән язу белән шалтырау булды. «Ирек, мин шәһәрдә, әйдә очрашабыз!»...
Ул биш көндә мин бик бәхетле идем. Айгөл турында начар уйлый күрмәгез, кулларыннан тотудан һәм бит уртасыннан гөнаһсыз «пәп» итеп алудан узмадым, чөнки ул башта ук: «Ирек, мин - кеше хатыны!» - диде. Аның сөйләүләреннән иренә карата үпкә һәм рәнҗештән кала мәхәббәт кебек тирән хисләр сизмәдем, аларны бары тик уртак бала, фатир гына берләштерә иде. Ә сөю булмаган җирдә нәфрәт туплана һәм бер мәлне шартлый...
Ә мин аңа үз тормышым турында ни сөйли алам соң? Аерым фатирым барлыгын, тик һаман полигонда, тайгада булуым аркасында анда елына 3-4 атна гына яшәвемнеме? Хәзергә хатыныма яхшы хезмәт хакыннан, чиксез көтүдән һәм ялгызлыктан башка бернәрсә дә бирә алмаячагым турындамы? Тик көтәргә күп калмады. Бер елдан майор дәрәҗәсен алачакмын һәм һичшиксез Мәскәү академиясенә укырга керәчәкмен. Менә шул вакытта кызлар кызыгырлык кияү булачакмын инде! Шулай дигәч, Айгөл моңсу гына елмаеп куйды.
Менә, сезгә яздым да, дустыма эчемне бушаткан кебек, җиңел булып китте. Ярты сәгатьтән Айгөл скайпка чыгарга тиеш, димәк, минем бәхетле тормышым алда әле. Әйдәгез, бергәләшеп ышаныйк!

Сәлам белән, Сахалиннан
Ирек Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мин көтәргә әзер...
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш