«Мин камалыштагы шәһәрдәге халыкның нинди коточкыч газаплар кичерүен күрдем» - Гөлфания Минһаҗева
Әйшә гимназиясе укучылары авылдашлары һәм районыбыз халкына блокадалы Ленинградта 872 көн дәвам иткән коточкыч вакыйга турында искә төшерде. 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр Ленинград 872 көн дәвамында дошман тарафыннан чолгап алынган газапларга дучар була – ачлык һәм югалтулар. Шәһәр халкы өчен бу чор чын сынау булды, халкыбыз тарихында онытылмас эз калдырды.
Нәкъ менә камалыштан тулысынча азат ителгән көнне Әйшә гимназиясендә, «Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясе кысаларында, тирән хисләр уята торган һәм түзә алмаслык чор кайтавазы кебек яңгыраган чара булды.
– Ә сез блокада икмәген ничек ашаганнарын белә идегезме? – дип сорады гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Илфат Зәбихуллин (фотода) сәхнә образына кереп. – Мин сезне өйрәтермен... Бер телем икмәкне уч төбенә куеп, кечкенә генә бер кисәк сындырып алырга кирәк. Калган ипигә карап, аны озак-озак чәйнәргә. Һәм тагын сындырырга. Бу кечкенә кисәккә мөмкин кадәр озаграк карарга кирәк. Ә икмәк беткәч, бармак белән барлык валчыкларны уч уртасына җыярга һәм, бер валчык та коелмасын дип, үбәргә теләгәндәй, иреннәрегезне тидерергә.
Балалар шигырьләр укыганда, онытылмаслык караңгы көннәрне сәхнәләштергәндә, тәннәр чымырдап куя. Әйтерсең лә, кабат шул елларга кайттык. Бу акция Әйшәдә ел саен үткәрелә. Укучылар үз гимназияләре белән генә чикләнеп калмыйча, урамнарга чыгып, Блокада икмәге турында авылдашларына сөйли, якты киләчәк өчен михнәтләргә түзгәннәрне хәтерендә сакларга өнди.
Гөлфания Минһаҗева, 1943 елда туган, Әйшәдә яши:
– Мин ул елларны тыныч кына искә төшерә алмыйм. Блокададагы Ленинградта гына авыр түгел иде, кешеләр бөтен Россия буйлап исән калырга тырышты. Ләкин бүген, укучыларыбызны карап һәм тыңлап, мин камалыштагы шәһәрдәге халыкның нинди коточкыч газаплар кичерүен күрдем. Түзә алмаслык шартларда яшәвен күз алдына да китереп булмый. Ходайдан үтенәм, бүтән сугышлар булмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев