Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Мин булмасам, кем?» дип яши

Эдуард Платонов Казанның иң абруйлы югары уку йортларының берсендә – Казан авиация институтында укый.

Әлеге югары уку йортын тәмамлаучылар заманында дәрәҗәле  эшләрдә  эшләде. Эдуард Станиславович та төрле оешмаларда инженер-конструктордан алып янгын часте  начальнигына кадәр  үсә һәм кайда гына эшләмәсен хезмәтен яратып башкара. Булсын дип янып-көеп эшләүчеләр, гадәттә,  үзләре турында бөтенләй уйламый. Авыру килеп якадан тотканда инде соң була, азып китә.

Эдуард Станиславовичның да шулай була. Табиблар 50 яше дә тулмаган типсә-тимер өзәрлек ир кешегә диагноз куйгач, күбесенең ышанасы да килми: алты шигырьләр, шул исәптән балалар өчен дә язылган, җыентыгы авторы  дөньяны, кешеләрне  шулкадәр яратып яза ки, аның борчылырлык бернинди дә кайгысы юк сыман. Ә Эдуард Платоновның үз дөньясы, үз мәшәкатьләре, авыру турында  уйларга  вакыт юк. Соңгы елларда аеруча илһамланып иҗат итә, бик күп поэтик  конкурслар лауреаты. Хәзер аның  туган ил, аның табигате, мәхәббәт турындагы әсәрләре  күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында басыла.
Күптән түгел генә ул үзенең оештыру сәләтен тагын  бер чарада  күрсәтте. Үзе эшләгән балалар иҗаты үзәгендә «ЮЛА» балалар әдәби берләшмәсе җитәкчесе  Алена Жилкина белән бергә «Шигъри бердәмлек»  фестивален оештырды. Әлеге фестиваль   ике республика – Татарстан һәм Мари Иленең  шагыйрьләре һәм  җырчылары өчен  онытылмас кичәгә әйләнде.
Менә шундый  тынгы белмәс кеше ул Эдуард Платонов. Дөньяның  ямен югалтып, гел зарланып йөрүчеләргә бөтен яктан да үрнәк.

Гөлкәй Кәрим.

Фото шәхси архивтан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев