«Мин башка хатынны яратам һәм Яңа елны аның белән каршыларга телим!» (редакциягә килгән хат)
31 декабрь, кич. Мин салатлар турыйм, духовкада тавык пешерәм – ирем белән икәү Яңа елны каршыларга әзерләнәм. Ул шунда: «Мин башка хатынны яратам һәм Яңа елны аның белән каршыларга телим!» – димәсенме! Киенде дә чыгып китте...
Ун ел бәхетле гаилә тормышы җәһәннәмгә очты. Нишлим, әлбәттә, шул салатлы өстәлгә башымны салдым да үксеп еларга тотындым. Берзаман ишектә звонок. Ачтым, ә анда бер баскыч мәйданында яшәүче күршем – ахирәтем урындыклар сорап кергән. Кеше күп, урындык җитми, ди. Минем елап, шешенеп беткән күзләремне күреп, ни булганын сорады. Яңа елны каршыларга, ай-ваема карамыйча, үзләренә алып чыгып китте. Анда аның өченче буын туган абыйсы белән таныштык. Башта дусларча гына аралаштык, аннары ел ярымнан соң өйләнештек. Хәзер менә бала көтәбез, тагын дүрт айдан, Аллаһ бирса, туачак. Ә беренче ирем белән ун ел бала көттек, бернәрсә дә килеп чыкмады. Менә моны могҗиза дими, ни дисең?!
Галия Хәкимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев