Аның кебекләр турында «Кар өстендә казан асып, аш пешерә», - диләр. Дөрестән дә, бер күрүдә үк үзенә ышаныч уята, үзе генә кабынып калмыйча, башкаларны да дәртләндереп ияртергә сәләтле ул.
Үз сүзен кистереп әйтер, әйттеме - үтәр. Буш сүзләр сөйләп, ялган вәгъдәләр бирмәс, эше белән күрсәтер. Сүзем Олы Шырдан мәктәбе директоры Миләүшә Талипова турында.
Чем кара чәчле, кап-кара күзле, кара кучкыл йөзле бу кызны беренче күрүдә үк үз иттем. Ә мин аны беренче тапкыр иптәш кызым Резедәләрдә күрдем. Резедә ул вакытта Шырдан мәктәбендә укыта иде инде, ә Миләүшә Резедә апаларына килгән. Чәй эчкәч, «Резедә апа, Сез сөйләшә торыгыз, мин савыт-сабаларны үзем юам», - дип эшкә кереште. Мин шунда аның хәрәкәтләренең җитезлегенә, кулларының тизлегенә игътибар иттем. Ә сөйләшеп утырганда җөмләләренең төзеклегенә, сүзләренең уйланганлыгына, һәрнәрсәдән хәбәрдарлыгына сокландым.
Элеккеге хезмәттәше Резедә сөйли:
- Миләүшә тәҗрибәле коллективка тиз ияләште. Ул вакытта мәктәптә РСФСРның атказанган укытучысы Дания Нигъмәтуллина, СССРның мәгариф отличниклары Зәки Нигъмәтуллин, Ризәлә Салихова, Ринат Кәримовлар, Иркә Сафиналар эшли иде. Миләүшә исә яшь булса да, без аны тиз генә үз арабызга алдык. Ул коллективка яшьлек дәрте, заман сулышы алып килде. Мин аның белән аралашканда яшь аермасын гел сизмәдем. Миләүшәдә тормыш тәҗрибәсе зур иде. Ул җәйге каникулларда студентларның хезмәт отрядларында эшләп, дөнья күрергә өлгергән иде инде. Мин аннан күп вакытта үзем киңәшләр сорый идем.
Бу кыз мәктәптә укыганда ук үзенең мөстәкыйльлеге, максатчанлыгы белән аерылып тора. Урысбага сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, классташлары укуларын дәвам итәр өчен Олы Ачасыр урта мәктәбен сайласалар, ул Казанның атаклы 10нчы интернат мәктәбен сайлый. «Интернат турында газетадан укып белә идем», - ди Миләүшә. Интернатны тәмамлау белән Казан дәүләт педагогия институтына керә. Төгәллекне яратканга математика фәнен сайлый. Аттестатында билгеләре әйбәт булгач, имтиханны экстерн рәвештә тапшыра - 4 фән урынына 2 фәннән генә бирә. Курста 6 группа булып, күрсәткечләре югары булгач, тагын 1 группага - көчлеләр группасына эләгә. Ә уку тәмамлангач, эшкә билгеләгәндә аңа үзе эшләячәк районны сайлау мөмкинлеге бирәләр. Миләүшә, әлбәттә, үзебез районны сайлый. Миләүшәбез 34 ел инде үзенең сайлаган һөнәренә тугрылыклы булып, мәктәп сукмагын таптый.
Хезмәт кенәгәсендә Олы Шырдан авылы мәктәбенә математика укытучысы булып билгеләнүе һәм вазифалары буенча югары күтәрелүе турында язмалар гына. Ә-ә-ә, онытканмын икән: күп төрле бүләкләре турында мәгълүмат бар икән әле. Алар арасында Россия, Татарстан мәгариф министрлыклары, район мәгариф идарәсенеке, район башлыгының рәхмәт хатлары, мактау грамоталары да бар. Ә бит заманында аны ымсындыра торган җитәкче эшләргә дә кыстап карадылар. Ул алардан акыл белән уйлап, югарыдагыларны ышандырырлык итеп «җайлы гына» баш тартты. Аңа гаилә, балалары, мәктәп кадерлерәк, беренче урында иде.
Миләүшәне фатирга киң күңелле, үзе дә дүрт кыз тәрбияләп үстергән Флера апага урнаштырдылар. Алар аның белән әниле-кызлы кебек яшәде. Флера апаның: «Бер эшне дә кушып эшләтмим, барысын да үзе белеп эшли. Мин эштән җылы, чиста өйгә, әзер ризыкка гына кайтам», - дигәне истә.
Беренче уку елында ук аңа ел саен төрле класс җитәкчесе алышынган, тәртип ягы шактый аксаган малайлар белән «дан» тоткан 7нче классны бирәләр.
«Көнаралаш малайларның әти-әниләренә йөрдем. Берсе белән дә талашмадым, яхшылык белән генә аңлашырга тырыштым», - ди Миләүшә, ул елларны искә алып.
Элеккеге мәктәп директоры Ризәлә Гәрәева-Салихова сөйли:
- Нинди генә эшкә тотынса да, шуны булдыра. Шулкадәр акыллы, тәвәккәл, кыю ул. Иң авыр, үзем башкара алмастай мәктәп йомышларын да (мәктәп кирәк-яраклары алып кайту, ул вакытта утын-күмер ташыту, район мәгариф бүлегенә үтенечләр) аңа тапшыра идем. Бер бару белән булдырып кайта иде. Яшермим, иң авыр дигән классларны җитәкләргә дә аңа бирә идем. Шул класс малайлары белән уртак тел табып, тәртипле чыгарылыш классы итеп чыгара иде.
Сәрия Гайфуллина. Олы Шырдан
Нет комментариев