Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Милләт сагында торучылар

Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы гел эзләнүдә, милләтебезне саклап калу сагында.

Бу юлы узган утырышта да Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова башкарылган эшләргә анализ ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде.
Гөлинә Саттарова «Ак калфак» җитәкчесе буларак оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Ул сентябрьдә Оренбургта узган хатын-кызлар съездында катнашкан. - Безнең татар халкы кайда гына сибелеп яшәсә дә, үз телен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала белә. Оренбург халкының буыннан буынга күчеп килгән шәл бәйләү һөнәренең әле дә саклануы соклану уята, безнең җирле халык­та да үзенә генә хас һөнәрчелекләре бар. Менә шуларны торгызу, кайтару өстендә эшләргә кирәк», - дип ассызыклады ул.
Яшел Үзән имам-хатибы Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин телебезне, йолаларыбызны саклауда иң әүвәл гаилә белән берлектә эшләргә кирәклегенә басым ясады. 7 нче мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Резидә Зәйнуллина исә рус мәктәбендә телне саклап калу буенча үтемле чаралар үткәрелүенә игътибар итте.
Утырышта катнашкан һәркемнең теләге дә һәм уздырылган чараларның максаты да бер: гореф-гадәтләребезне саклап калу, балаларда кечкенәдән әхлаклылык, кече күңеллек кебек сыйфатларны тәрбияләү. Динебезне, телебезне, милләтебезне саклап калу өчен янып-көеп йөргән бу абый-апаларның изге эшләрен киләчәктә дә күрер­гә язсын иде.
Алия ГАЯЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев