Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Милләт сагында

Барлык милләттәшләребезнең мәркәзе булган Казаныбызда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узды. Әлеге тарихи вакыйгада Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты. Быелгы съезд конгрессның 25 еллык юбилеена туры килүе белән дә үзенчәлекле булды.

Беренче көндә делегация «Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау, үстерү платформасы», «Гаилә, демография, милли тәрбия», «Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек» дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләде, түгәрәк өстәл артында фикер алышты. 3 август көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чараның пленар утырышы узды. Анда Бөтен­дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә, дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗәләр ясалды.
- Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, үзен телне, мәдәниятне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклау­чы институт итеп күрсәтте, халкыбызны берләштерүче мөһим факторга әйләнде. Конгресс милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде. Үткән чирек гасыр эчендә ул күпләгән уңышлы проектларны күтәреп чыкты, - диде үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов татар телендә.
Съезд резолюция­сен кабул итү, «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булды. Шулай ук әлеге көнне театр фойесында «Татарстан Республикасының визит картасы» дип исемләнгән фотоэкспонат күргәзмә дә тәкъдим ителде. 2-6 августта корылтайга килүче делегация һәм кунаклар өчен төзелгән программа кысаларында мәдәни чаралар да җитәрлек оештырылды. Республикабызның кайбер районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылынды, «Түгәрәк уен» фольклор фестивале, «Уйнагыз гармуннар» бәйрәмнәрендә катнаштылар, тарихи-хореографик спектакль һәм сәнгатебез осталары концертын тамаша кылдылар. Съезд эше Бөтен­дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан әзерләнгән «Печән базары» ярминкәсе белән ябылды.
Язып үткәннәрне укыганнан соң, Җир шары буйлап сибелгән милләттәшләребез Казанга татарларның мөһим мәсьәләләрен уртага салып чишү юлларын табарга түгел, кәеф-сафа корып, күңел ачып йөрергә генә килгән икән, дигән фикер туган булса, ул ялгыш. Конгрессның халкыбыз бердәмлегенә, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга һәм үстерүгә, барлык халыклар вәкилләре арасында татулыкны һәм дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән хезмәте бәяләп бетергесез. Аларның эшчәнлеге турында тулырак, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе белән танышып белә аласыз. Чөнки аны саный китсәң, үзенә генә аерым газета чыгарыр­га кирәк булыр иде.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев