Берәүгә дә сер түгел, тәмле ашарга барыбыз да ярата. Бигрәк тә ир-атлар. Алар йөрәгенә юл ашказаны аша үтә, дип юкка гына әйтмиләр. Шуңа да яшьтән тәмле итеп пешерергә өйрәнү һәр кыз баланың мөһим бурычы. Нәкъ менә шуларны да күздә тотып, балалар бакчасында милли камыр ризыкларын әзерләү буенча мастер-класска төрле буын вәкилләре - «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, тәрбиячеләр, укытучылар, яшь әниләр җыелды. Әлбәттә, бу чарага һәркемне чакыру мөмкинлеге юк, тик без монда күргәнне һәм өйрәнгәнне газета укучыларыбызга түкми-чәчми язып китәргә тырышырбыз. Чөнки үзең белгәнне башкаларга да җиткерү мөһим. Балачактан пешеренергә яраткан Гөлнара Михтахетдинова килгән кунакларга «Өч катлы паштет» һәм «Үпкә бавыры пәрәмәче» әзерләп күрсәтте.
«Өч катлы паштет»
Камыр өчен: 250 г - каймак;
200 гр - сыер мае;
5 - йомырка;
тоз - 1 бал кашыгы;
100 гр - шикәр комы;
ванилин - бер чеметем;
20 гр - чүпрә.
Камырны катырак басып, күпереп алсын дип, 20 минутка читкә куеп торабыз. Аннан өч өлешкә бүләбез. Бер өлеше - 450 гр, ике өлеше - 350шәр гр булырга тиеш. Һәр өлешне токмач җәймәсе кебек җәябез, камырны эреткән сыер мае белән майлап, өстенә шикәр комы сибәбез. Башта җәемнең бер кырыен каплыйбыз, аны майлап, шикәр комы сибәбез дә, икенче кырыен каплап, шулай ук кабатлыйбыз. Шуннан соң ике калган кырыен да бөкләп, конверт ясыйбыз. Конвертларны пакетка салып, 20 минутка суыткычка куябыз. Алганнан соң, кырыйларын аска бөкләп, таба зурлыгында җәябез. Майлы табага салып, өстенә күрәгәдән ясалган эчлек ягабыз. Камырның икенче өлешен дә шулай ук әзерлиләр, өстенә кара җимеш эчлеге җәяләр. Өченче өлешне куйганнан соң өстен бөкләп, аскысын тоташтырабыз да, җылы урынга кабартырга куябыз. Паштет кабаргач, 200-220 градус җылылыктагы мичтә 40-50 минут пешерәбез.
«Үпкә бавыры пәрәмәче»
Иң элек эчлек әзерләп куябыз. Аның өчен түбәндәге ризыклар кирәк булачак:
сыер мае - 200 гр;
йөрәк - 200 гр;
үпкә - 300 гр;
ит - 200 гр;
бавыр - 300 гр;
суган - 300 гр;
үсемлек мае - 50 гр.
Кисәкләрне кайнап торган суда 5-10 минут пешереп алабыз да, дуршлагта сыркытабыз. Иттарткыч аша чыгарып, үсемлек маенда 25-30 минут кыздырабыз. Суганны ваклап турыйбыз һәм аерым табада сыер маенда шулай ук куырып алабыз. Аны эчлеккә салып, тоз, борыч өстәп, 3-5 минут газда тотабыз.
Камырны «Кош теле»неке кебек басабыз, бары тик шикәр комын азрак салырга кирәк.
2 йомырка, бер чеметем тоз һәм шикәр комы, 160 гр он салып, камырны каты һәм тыгыз итеп әзерлибез. 10-20 минутка ял итәргә читкә куеп торабыз. Әзер камырны җәеп, 9 сантиметрлы түгәрәкләр кисәбез, моның өчен махсус кискеч булмаса, стакан да кулланырга ярый. Бер җәемнән 25-30 пәрәмәч чыга. Түгәрәкләрнең кырыйларын күтәреп, кайнап торган үсемлек маенда пешереп алабыз. Камырга әзер эчлек салып, 170 градус җылылыктагы мичтә 5 минут тотабыз.
Яшьтән үк камыр пешерергә яраткан Гөлнара фикеренчә, милли ризыклар дигәндә күпләр чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмакны күз алдына китерә.
- Ә минем бүген сирәк әзерләнә торган ризыкны пешереп күрсәтәсем килде. «Үпкә бавыры пәрәмәче»н Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган остаханәгә барып өйрәнеп кайттым. Ризык тәмле булсын дисәгез, теләп һәм яратып пешеререгә кирәк, - ди Гөлнара.
- Татар хатын-кызлары дигәч тә, әлбәттә, күз алдына тәмле итеп өчпочмагын да, бәлешен дә пешерә белә торган образ күз алдына килеп баса. Һәм ул чынлыкта да шулай булырга тиеш. Без Казанда узган остаханәгә Гөлнараны җибәреп ялгышмаганбыз. Әнә ул үз белгәнен безгә ничек итеп пешереп күрсәтте, афәрин, - дип нәтиҗә ясады «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова.
Бүген тәкъдим иткән камыр ризыкларын Ураза гаетендә пешереп, сез дә якыннарыгызны сыйлый аласыз. Милли ризыкларыбыз һәр табынның күрке булсын.
Алия Гаязова, Илсөя Завилейская фотосы.
Нет комментариев