Милләтебезнең алтын хәзинәсе: 5нче гимназиядә «Татар кызы – 2025» бәйгесе узды
Шушы көннәрдә 5нче гимназия бинасында нәфислек һәм мәдәнияткә тирән хөрмәт атмосферасы хөкем сөрде. Биредә районыбыздан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә (Курган, Түбән Новгород өлкәләре) берсеннән-берсе гүзәл һәм талантлы 19 кыз «Татар кызы – 2025» титулын йөртү өчен көч сынашты. Бу чараның гомуммилли рухын ассызыклады.
Рәзилә Хәйретдинова фотолары
Бәйге, гадәттәгечә, күпкырлы булды һәм катнашучылардан төрле сәләтләрен күрсәтүне таләп итте.
Иң башта кызлар жюри һәм тамашачыларны үзләре белән таныштырды, аннан соң татар халкының тарихына, әдәбиятына, мәдәниятенә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Бу этапта аларның белем тирәнлеге, кызыксынучанлыгы һәм эрудициясе сыналды.

Иҗат номерлары бәйрәмнең чын бизәге булды. Тамашачылар туган татар телебездә үткен шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле халык биюләре, сәхнәләштерелгән театраль номерларга таң калды. Һәр чыгыш күңел һәм эчкерсезлек белән тулган иде.

Бәйрәмнең иң «тәмле» өлешендә яшь хуҗабикәләр татар халык ашларын пешерә белү осталыкларын күрсәтте. Залга борыннарны кытыклап һәм күңелләрне ымсындырып яңа табадан төшкән коймак, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, мантый исе таралды.

Жюри әгъзаларына җиңел булмаган сайлау ясарга туры килде, чөнки барлык катнашучылар да үзләрен ачык һәм лаеклы күрсәтте. Әмма кагыйдәләр буенча барыбер иң-иңнәрнең исемнәрен атарга туры килде.

Кемнәр соң алар «Татар кызы – 2025» титулын йөртүчеләр?
5нче гимназиядән 11 яшьлек Әнисә Николаева, Осиново гимназиясеннән 16 яшьлек Ралина Гомәрова һәм Яшел Үзән Медицина көллиятеннән 16 яшьлек Зилә Миңнуллина.
Кызлар сәләт һәм зирәклекнең яшькә бәйле булмавын, артистлык һәм белемнең гармонияле кушылмасын, йолаларны, мәдәният һәм гореф-гадәтләребезне яхшы белүләрен дәлилләде.

– Минем өчен бу бәйге – мәдәниятебезнең матурлыгын һәм байлы гын күрсәтү мөмкинлеге. Һәр этап мине үз тамырларыма тагын да якынайтты. Милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбияләгән өчен гаиләмә һәм укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен, – дип тәэсирләре белән уртаклашты җиңүчеләрнең берсе Ралина Гомәрова.
Барлык катнашучыларны, җиңүчеләрне һәм оештыручыларны бу искиткеч вакыйга белән котлыйбыз! «Татар кызы» бәйгесе алга таба да яшәсен, чәчәк атсын, яңа исемнәр ачсын һәм халыкның күп гасырлык зирәклеген сакласын.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев