Милеккә каршы җинаятьләр кылган өч яшел үзәнлегә гаепләү чыгарылган
Прокуратура мәгълүматларына караганда, берничә талауны берләштергән бу җинаять эшен хокук сакчылары ничек ерып чыккандыр. Русчалап әйткәндә, «черт ногу сломает».
Гаепләнүче хатын-кызны, чын мәгънәсендә, тормоздан ычкынган дип әйтергә була. Ул таныш-белешләрен дә, белмәгәннәрен дә ачыктан-ачык һәм кычкыртып талаган. Өстәвенә, каршылык күрсәтүчеләргә көч тә кулланган. Әмма, һәр гамәлнең ахыры булырга тиеш. Җинаятьләрнең бигрәк тә. Суд әлегә булмаган, шуңа күрә гаепләнүчеләрнең исемнәрен әйтергә ярамый. Аңлаешлы булсын өчен аларга шартлы исем бирелә.
2024 елның августы була бу. Беренче гаепләнүче хатын-кыз, Яна дип атыйк, кичке уннар тирәсендә, исерек хәлдә булып, иптәш хатыны Ада белән сүз куеша һәм уртак танышлары булган бер хатын-кызга янап, кесә телефонын комиссион кибеткә тапшырырга мәҗбүр итә. Кибеттә, 5 меңлек телефон өчен 3 мең сум бирелә. Аңардан акчаны янаучылар шунда тартып ала.
Әмма Яна «батырлыклар» кылуын дәвам итә. Тагын шулай, градус астында, 2024 елның ноябрендә, Чапаев урамындагы 41нче йортта урнашкан тулай торакта, рөхсәтсез-нисез бер танышының мобиль банк кушымтасыннан акчасын урлый һәм иргә 90 мең сум күләмендә зыян китерә.
Аның җинаятьчел гамәлләре әле моның белән генә тәмамланмый. 2025 елның гыйнварында Ленин урамының 1А йортында урнашкан тулай торакта Яна таныш бер ирне котыртып, фатир күршесенә талау нияте белән һөҗүм ясыйлар. Алар бүлмәгә рөхсәтсез кереп, ирне кыйныйлар. Туйганчы, күңелләре булганчы кыйныйлар, соңыннан аның өстенә кулларына ни эләгә шуны ыргытырга тотыналар, урындык та калмый, чәйнек тә, көзге дә. Соңгысы ирнең башына эләгә. Нәрсә таләп итсен җинаятьче, әлбәттә акча. Ир акчасы юклыгын белдерсә дә, аларны инде бернәрсә дә туктатмый. Ничек инде, юкка тырышканнармы әллә? Бүлмәдән телевизорны, музыкаль колонканы алып чыгалар. Шулай итеп, кыйналган бүлмә хуҗасына матди генә түгел, физик зыян да китерелә. Талаучыларга каршылык күрсәтерлек мөмкинлеге булмый.
Әлеге җинаять фактлары фаш ителсә дә, зыян китерүчеләр үз гаепләрен танырга теләми. Чөнки бу азган затлар үз гамәлләренең авырлыгын бәяләрлек хәлдә түгел. Ул аларның гадәти яшәү рәвешенә әверелгән. Тоткарланучыларның берсенә карата читкә чыгып китмәү чарасы сайланса, калган икесе сак астына алынган. Ябып куймый да мөмкин түгел, чөнки алар тирә-юньгә куркыныч тудыра.
Җинаять эше, карау өчен, Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев