Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Миләүшә Сабирова: «Данир белән безнең бер тиен акчабыз булмаган вакытлар күп булды»

Миләүшә Сабирова турында иренең күләгәсендә яши дип әйтү бик үк дөрес булмас. Сәхнә кешесе булмаса да, халык Миләүшәне яхшы белә.

Беренчедән, Миләүшә иренең концерт директоры, бу исә аңа тормыш иптәше янәшәсендә булырга туры килә дигән сүз. Икенчедән, ул инстаграмдагы блогын бик актив рәвештә алып бара. Миләүшәнең бүгенге көндә 37 меңнән артык язылучысы бар. 

Әлеге парның танышу тарихына килгәндә, чибәр «блондинка» Миләүшә белән Данир Сабиров туйда танышкан. Данир мәҗлеснең алып баручысы булган, ә Миләүшә кунак булып утырган. Иң кызыгы — Миләүшә әлеге туйда ялгызы гына килмәгән.

«Дөресен генә әйткәндә, мине әлеге туйга чакырмаганнар да иде. «Менә аерылышам» дип торган егетем бик ялынып сораганга гына, туйга берничә көн кала ризалаштым. Барасым килмичә генә барган идем. Аз гына утырырмын да, кайтып китәрмен дип уйладым. Әллә Данир алып барганга, әллә болай, бер килгәч, шактый утырылган. Шул туйның ахырында без Данир белән аз гына сөйләшеп алырга өлгердек. Ул минем телефон номерымны сорап алды. Берничә көннән аның белән яңадан кафеда очраштык. 

Минем дә, аның да элекке мөнәсәбәтләребезгә нокта куеп йөргән вакытлар иде. Шул кафедагы очрашудан соң Данир озын гастрольләргә чыгып китте. Артык еш шалтыратып та аптыратмады ул мине. Атнасына бер сөйләшеп ала идекме икән... 

Ул кайткач та шунда ук очраша башламадык, шактый гына аралашып йөреп, бер-беребезне өйрәндек», — ди Миләүшә. 

— Гади егеткә кияүгә чыккансың, Миләүшә. Данирны шундый популяр булып китәр, иҗат уңышларына ирешер дип уйлый идеңме? 

— Минем Данирга хәтле йөргән егетем бик бай иде. Мин аны ташлагач, дус кызларым миңа юләргә караган кебек карады. Ә мине акча турындагы уйлар нигәдер бер дә борчымады. Хәзер, мәсәлән, балалар үстергәндә, дөнья көткәндә, финанслар турында үзеннән-үзе уйлата ул. Аннан дөньясы да башка якка үзгәрде. Бүгенге көндә бөтен кешенең матур итеп яшисе һәм шул матур яшәгәнен халыкка күрсәтеп мактанасы килә.

Данир белән безнең бер тиен акчабыз булмаган вакытлар да күп булды. Бик яшь килеш өйләнештек. Баштарак Данир эшләмәде, ә мин укуымны тәмамладым. Әнигә зур рәхмәт инде: икешәр эштә эшләп, ул безне ашатты да, киендерде дә. Данирга нигә акча эшләмисең дип бәйләнгәнемне, ул темага ачуланышканыбызны хәтерләмим. 

Йөргән вакытта Данир бөтенләй башка төрле кеше иде. Яши-яши үзгәрде. Ул үзе дә минем турыда шулай ди. Без бер-беребезне үзебезгә ничек кирәк, шулай итеп үзгәрткәнбездер инде. Йөри башлаганда аңа - 21, миңа нибары 18 яшь иде. Йөргәндә проблемалар да булмый бит әле ул. Иң авыр вакытлар өйләнешкәч башлана, әлбәттә.

— Данир балаларны карашамы?

— Данир аеруча икенче балабыз тугач үзгәрде дип әйтер идем. Югыйсә, Данир Даниянең үскәнен күрмәде дисәк тә була. Ул даими иҗат белән шөгыльләнде, гастрольләрдә йөрде, ә мин бала карадым. Ә олы кызыбызны карау, киресенчә, күпчелек Данир өстенә төште. Чөнки мин ул вакытта көндезге бүлектә югары белем ала идем. Данирга баланы ашатырга-эчертергә дә, аның белән урамда йөрергә дә туры килде. Шулай булса да, Мәрьямне үстергәндә мин аны артык бала җанлы иде дип әйтә алмыйм. Ә менә Дания тугач, мин аны чын әти буларак ачтым. Ул хәзер дә балалар белән вакытын үткәрергә бик ярата. 

— Аның нинди сәер яклары бар?

— Данир - җиңел характерлы ир-ат. Нинди генә җитди ситуация булмасын, ул аның уңай якларын күрә белә, проблемаларны да уен-көлкегә борып җибәрергә тырыша. Инде 13 ел бергә яшәгәч, аның белән кайсы вакытта сөйләшергә җайлы икәнен, ә кайчан янына бөтенләй килмәскә икәнен беләм. Мәсәлән, аның иртәнге якта бер дә кәефе булмый, ул вакытта аңа тимәскә кирәк. Гомумән, андый вакытларында мин шым булырга тырышам. 

Данирның сәер яклары да юк түгел. Мәсәлән, мин аңа ничәдер минут буе берәр нәрсә сөйлим ә ул мине бөтенләй ишетми. Һәрвакыт үз уйларында яши. 

Аннан мин, мәсәлән, берьюлы берничә эшне эшли алам. Телефоннан сөйләшкәндә ашарга да пешерәм, идән дә юам, үтүклим дә. Ә Данир алай түгел. Ул телефоннан сөйләшә икән, ул бары тик телефоннан гына сөйләшә. 

— Инстаграмда Данирның үзен бала кебек көйләтүе турында бер пост куйган идең. Данир, чыннан да, даими синең ярдәмгә мохтаҗмы?

— Әгәр минем вакытым юк икән, ул мине артык борчымаска тырыша. Үз-үзен кайгырта. Ә менә, мәсәлән, минем өйдә, буш икәнемне белсә, бетте инде. Ашаган тәлинкәсен дә үзе алып куймыйча, миңа бирергә мөмкин. Шулай тулысынча миңа салынган вакытлары булгалый.

— Данирның биргән беренче бүләген хәтерлисеңме?

— Әлбәттә! Онытырлык бүләк булмады ул. Данир миңа иң беренче тапкыр күк төстәге, ялтыравыклы бер матур кофта бүләк иткән иде. Ул кофта миңа бик ошады, мин аны киеп тә йөрдем.

Йөргән вакытта әллә нинди зур бүләкләр бирде дип әйтә алмыйм. Ул вакытта аның акчасы да юк иде. Хәзер бөтен кирәк әйберемне алып бирергә тырыша, әмма мин үзем алай оятсызланып, артыгын сорамыйм.

— Син үз-үзеңне карап йөрисең. Данирның матурлык салоннарына акча күп туздырасың дигәне юкмы?

— Ул мәсьәләдә Данир миңа бер сүз дә әйтми. Азык-төлеккә артыгын тотасың дип кенә әйтергә мөмкин. Чөнки ирем ризыкны исраф итмәскә тырыша, юкка әрәм иттерми.

Акча мәсьәләсенә килгәндә, мин андый вакчыл, саран ир-атларны яратмыйм. Данир да мине аңлый, аның турында алай һәр тиенемне санап тора дип әйтә алмыйм. «Акча мәсьәләсендә мин сиңа ышанам», — ди ул.

— Син бит аның директоры да әле. Сиңа хезмәт хакын җитәрлек түлиме соң?

— Юк, мин аннан һәрвакыт: «Син миңа хезмәт хакы да түләмисең», — дип көләм инде. Ул да миңа: «Син дә миңа түләмисең бит», — дип кенә куя. Уртак бюджет белән, акча бүлешми генә яшәп ятабыз. 

— Артист хатыны булуның кыенлыгы бармы? 

— Артистлар алар, кайсын гына алма, үзләрен бик яраталар. Хатыннарыннан да үзләренә карата игътибарлы булуны таләп итәләр. Артист хатыны үзенә дә, иренә дә, гомумән, гаиләсенә игътибары җитсен өчен, энергияле булырга тиеш. 

— Данирга кызлар күп язамы? 

— Минем аның телефонын тикшергәнем юк. Язучылар бардыр инде. Миңа да язалар бит. Мин аңа ул смсларны үзем күрсәтеп, көлеп утырам әле. Болай көнләшми, бик ачуы килсә генә берәр сүзен әйтеп куярга мөмкин. 

— Данир синең кайсы сыйфатларыңны аеруча хөрмәт итә? 

— Ул миңа һәрвакыт: «Син йомшак күңелле, гадел һәм кайгыртучан. Мине шул сыйфатларың белән үзеңә җәлеп иттең», — дип әйтә. Ә халык мине усал дип уйлый. Инстаграмдагы блогым аша күреп, мине беркайда эшләмичә, бер матурлык салоныннан икенчесенә йөрүче, ире җилкәсендә яшәүче хатын дип саныйлар. Әмма син инстаграмда үзеңнең чын йөзеңнең 5 процентын гына күрсәтәсең. Аның күпчелек өлешен бөтенесенә ачып салып булмый.

— Чынлыкта Данир иҗат белән шөгыльләнә, ә гаилә тулысынча синең өстәме? 

— Минем һәм әни өстендә. Әнием безнең белән бергә яши. Балаларны карарга ул ярдәм итә.  

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Водолейлар йомшак күңелле була инде.Алар икесе дә водолей.