Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Миләүшә һәм Данир Сабировларның гаиләсендә кайгы

***

Миләүшә һәм Данир Сабировларның якын туганы махсус операциядә һәлак булган. Хәрбинең җәсәден туган якларына алып кайтканчы ярты елдан артык вакыт узган… Бу хакта Миләүшә үзенең сәхифәсендә сөйләде.

«Бүген без Марат абый белән бәхилләшергә кайттык. Марат абый – туганыбыз. Аның һәлак булуы турындагы хәбәр июнь аенда ук килгән иде… Гәүдәсен бүген генә алып кайта алдылар...

Марат абый – Хәбирә апабызның икенче улы. Иң кызганычы: ул инде 2 улын да югалтты. Барыбыз да тыела алмыйча еладык. Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен», – дип язды блогер үзенең сәхифәсендә.

Маратка 45 яшь булган. 1999 елда армиягә алынып, 2 ел снайпер вазифасында хезмәт иткән. Аннан соң хезмәт юлын контракт буенча дәвам иткән. 2024 елның июнендә Донецк өлкәсе Новоселовка авылы тирәсендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев