Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Михаил Павлович,кешеләр күп, ә чишмәбез бер!

Яшел Үзән районы Сафоново авылында яшәүче Антонина Ананьева район башлыгы Михаил Афанасьевка җирле чишмә территориясен төзекләндерү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Сафоново авылындагы чишмә Яшел Үзән һәм Казан халкы арасында популяр, әмма кунаклар еш кына чүп-чар калдыра. Антонина Николаевна даими рәвештә өмәләргә чыга һәм табигый урынның чисталыгы турында кайгырта. Бүген гражданнарны кабул итү барышында ул район башлыгы Михаил Афанасьевка үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
- Михаил Павлович, кешеләр күп, ә чишмәбез бер!  Безгә аны саклап калырга ярдәм итъегезне сорыйм!

Район башлыгы хатын-кызга битараф булмаганлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм җаваплы затларга табигый чыганак территориясен төзекләндерү буенча смета документациясен әзерләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев