Михаил Афанасьев үзен волонтер ролендә сынап карады
Яшел Үзән районында волонтерлар штабы булдырылды. Өлкән яшьтәге кешеләргә 300 дән артык яшь кеше азык-төлек һәм дарулар китерә.
Яшьләр көн саен хәрби постта, шуңа күрә медицина битлекләре, перчаткалар һәм дезинфекция өчен чаралар һәрвакыт кирәк.
Волонтерларга Яшел Үзән районы җитәкчесе ярдәм итте. Бүген Михаил Афанасьев яшьләргә үз акчасына сатып алган 350 флакон дезинфекция эремәсен тапшырды.
- Волонтерлар эше бик кирәкле һәм игелекле. Аны башкарырга мәҗбүр итү мөмкин түгел, хәтта акчага эшләтеп тә мондый нәтиҗәгә ирешеп булмый. Бу зур йөрәктән эшләнә һәм мин яшьләргә аларның хезмәтләре өчен бик рәхмәтле, безнең горурланырлыгыбыз бар, - диде Михаил Афанасьев.
Шулай ук, ул волонтерларның бер заявкасын үтәргә ярдәм итте - азык-төлекне Яшел Үзән кешесе Валентина Шанскаяга китерде.
Валентина Дмитриевна район җитәкчесенең визитына гаҗәпләнде. Ул җирле матбугатта бастырылган яңалыкларны күзәтеп баруын һәм шәһәрдәге тормыш белән кызыксынып торуын әйтте.
Волонтерлар белән аралашканда, Михаил Афанасьев үз гаиләсендәге үрнәк белән уртаклашты, олы кызының да волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев