Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев туры эфирда сорауларга җавап бирде

14 апрельдә Яшел Үзән муниципаль районы хакимиятендә яңа проектының беренче туры эфиры булды.

Сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Ирина Галиуллина җавап бирде.

– Безнең беренче очрашуыбызның темасы: хәзер иң актуаль мәсьәлә – коронавирус, – дип башлады туры эфирны Михаил Павлович. – Шунысын билгеләп үтәсем килә, районыбызда хәл тот рыклы, тыныч. Бүгенге көндә 26 кеше табиблар күзәтүе астында. COVID-19 авыруының бер лаборатор расланган симптомсыз очрагы теркәлгән.

Алга таба Михаил Афанасьев Яшел Үзән районында коронавирусны профилактикалау белән бәйле вәзгыять, үз-үзен изоляцияләүнең нәтиҗәләре һәм, әлбәттә инде, подъездларны, җәмәгать урыннарын эшкәртү турында сөйләде.

– Йортны дезинфекцияләү буенча үзегезнең идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Идарәче компанияләрнең номеры һәм адресларын массакүләм мәгълүмат чараларында өстәмә рәвештә бирербез, – дип өстәде район җитәкчесе.

Территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Ирина Галиуллина билгеләвенчә, Яшел Үзән районына килгән һәм контактта булган 573 кеше күзәтү астына алынган. 547 күзәтүдән чыгарылган инде. 14 апрельгә медицина контролендә – 26 кеше. Контактта булганнар арасында йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган.
Бирелгән барлык сораулар да тикшерүгә алынды, җаваплар массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев