Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев «Наше время - Безнең заман» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Район башлыгы Горький исемендәге заводның яшьләр оешмасы вәкилләре белән очрашты.

Алар «Наше время - Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗатының VIII республика фестивале гала-концертында гомумкоманда зачетында I урынны алды.

- Сезнең җиңүегез безнең өчен зур горурлык. Беләм, сез бу нәтиҗәгә 7 ел буе бардыгыз. Мин үзем гала-концертта булдым, сезнең чыгышыгызны күрдем. Молодцы! Әлбәттә, районыбызның фестивальдә мөмкин кадәр күбрәк предприятиеләр булуын телим. Бу безнең бурыч һәм без моңа башка оешма һәм учреждениеләрне чакырырбыз. Ә сезгә планканы төшермәскә, яңа үрләр яуларга телим.

Очрашуда шулай ук яшьләрне «Ак Барс» судно төзелеше корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов котлады.

- Безнең өчен фестиваль тарихы катлаулы башланды. Баштарак ярымфиналга эләгү бәхете булды. Без балалар кебек шатландык. Аннары финалга чыктылар. Һәм менә гала-концертта, асылда - суперфиналда. Мин шулай әйтәм - бик күп нәрсә сездән тора. Дмитрий Анисимов безгә заводка эшкә килде. Ул активлык дулкынын күтәрде, яшьләрне үз тирәсенә туплады. Завод, сүз уңаеннан, сизелерлек яшәрде. Яшьләр катлаулы бурычлардан курыкмый, шуңа күрә без рекордлы срокларда иң кыю проектларны тормышка ашыра алабыз.

Җиңүчеләр рәсми булмаган шартларда район башлыгы белән аралашты, сораулар һәм тәкъдимнәр әйтте.
Яшьләрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да җиңүләре белән котлады.
- Горький исемендәге заводта минем хезмәт биографиям башланды. Монда мин гомерлек юлдашымны - иремне очраттым. Әтием гомер буе шушында эшләде. Аның хезмәт кенәгәсендә бер язу - Горький исемендәге завод. Болар барысы да шәһәр тарихында инде. Һәм миңа сезнең бу тарихны дәвам итүегезне күрү рәхәтлек бирә.

Очрашу район башлыгының һәм завод җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Ә горькийлылар Михаил Афанасьевка җавап бүләге - үзләренең коллектив фотографиясен тапшырды.

Фото һәм материал район советы матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев