Михаил Афанасьев Мирный микрорайоны ишегалларында ремонт барышын тикшерде
Шәһәрне атна саен әйләнеп чыгу кысаларында, Михаил Афанасьев Мирный микрорайонындагы күпфатирлы йортлар территориясен карады.
Беренче булып Комаров урамы - 22,24 адресы буенча ишегалларында булды. Биредә "Безнең ишегалды" республика программасын гамәлгә ашыру тулы көченә бара. Эш кайный. Ремонтны "Велес" юл-төзелеш компаниясе башкара.
Михаил Афанасьев, ремонт эшләре тәмамланганнан соң, ишегалларын яшелләндерүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип билгеләп үтте. Район җитәкчесе кисәтүенчә, уңайлыклар тудыруда вак-төяк эшләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев