Михаил Афанасьев һәм дөнья чемпионы Яшел Үзәндә авыр атлетика үсеше турында фикер алышты
Россия авыр атлеты, дөнья чемпионы, 2008 елда Пекинда узган Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган Дмитрий Клоков Яшел Үзәндә булды. Ул безнең шәһәргә үзенең 100 көнлек "Рывкачи 2.0" автоузышы кысаларында килде.
Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев танылган спортчы Дмитрий Клоков белән очрашты. Алар муниципалитет территориясендә авыр атлетика һәм кроссфитны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, Татарстанда спортка зур игътибар бирелә. Яшел Үзән районында быел гына да эре җирлекләре – Осиново һәм Васильевода ике универсаль спорт залы төзелә, Яшел Үзәннең үзендә футбол манежы барлыкка киләчәк, спорт комплекслары, бассейннар эшли.
Дмитрий Клоков сүзләренчә, шәһәрдә "Маяк" спорт комплексы бар, ул авыр атлетика үсешенең база мәйданчыгы була алыр иде. Шулай ук, ул Яшел Үзәнгә килүенә шат булуын һәм тагын монда кайтырга теләвен әйтте. Михаил Афанасьев яңгыраган тәкъдимнәрне хупларга әзерлеген җиткерде. Аның сүзләренчә, Яшел Үзән - спорт шәһәре һәм монда бернинди шик юк, җирле мәктәпләрдән күп кенә лаеклы спортчылар чыкты.
Авыр атлетика шәһәр халкының тагын бер яраткан спорт төренә әверелергә мөмкин. ⠀
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев