Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге @ mikhail.afanasyev118 Яшел Үзән районы делегациясе Мөслим бистәсендә бөтенроссия авыл Сабантуенда катнаша

Махсус бәйрәм өчен биредә Ык елгасы ярында 276га гомуми мәйдан оештырылган. Анда 5 мең урынлык зур амфитеатр һәм 2,5 мең урынлык кече амфитеатр урнашкан.

Биредә, шулай ук зур ипподром, сәүдә һәм күңел ачу зоналары бар. Мәйданда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов @ pressa.president.rt. катнашачак төп чаралар планлаштырылган.

Бәйрәм кунакларын ат чабышлары, билбау көрәше һәм башка милли уеннар көтә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Федераль авыл Сабантуе республикада беренче тапкыр уздырыла. Бәйрәм проекты 2020 елда ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уйланылган иде, ләкин пандемия аркасында аны күчерергә туры килде.

Бәйрәм Бөтендөнья татар конгрессы @tatarcongress @ Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы @mincult_rt һәм Мөслим муниципаль районы ярдәмендә уздырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев