Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев “Идел” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә яңа телевизор бүләк итте

2021 елның декабрендә Яшел Үзән районы башлыгы «Идел» үзәгендә булды. Анда 2020 елда «Сопровождаемое проживание» пилот проекты эшли башлаган иде.

Шәһәребез мэры тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар белән танышты, торак-көнкүреш шартларын, дәресләр өчен бүлмәләрне, актлар залын һәм кухняны карады.

Район башлыгына мөрәҗәгать итеп, Иделнең тәрбияләнүчеләре зур яңа телевизор бүләк итүләрен сораган иде. Михаил Афанасьев кирәкле йөкләмәләр бирде һәм шушы көннәрдә генә зур плазмалы экранлы яңа телевизорны холлда урнаштырдылар, бу барлык тәрбияләнүчеләр һәм интернат хезмәткәрләре өчен зур шатлык булды.

“Идел” үзәге педагоглары һәм хезмәткәрләре теләкләрне үтәгән өчен Михаил Афанасьевка зур рәхмәт белдерәләр!

"Сопровождаемое проживание" проекты 2020 елның 1 сентябреннән эшли башлады. Аның кысаларында социаль хезмәт күрсәтү срогы - 90 көн. Курсларда стационар учреждениедән тыш мөстәкыйль яшәүгә әзерлек узалар; мәдәни һәм спорт чаралары, көнкүреш һәм хезмәт эшчәнлегенә өйрәтелә, шәхесара мөнәсәбәтләр төзи белү, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү күнекмәләре үткәрелә. Болар барысы да инвалидларның максималь бәйсезлеген үстерүгә ярдәм итә, аның потенциалын арттыра, мөмкинлекләрен киңәйтә, индивидуаль якын килүне гамәлгә ашыруны һәм социаль хезмәтләр алучыга ярдәм күрсәтүне аның ихтыяҗларына туры килә, аның җәмгыятькә интеграцияләнүенә булышлык итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев