Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev 118 «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты

Бүген «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖнең завод идарәсе бинасы каршында «Белем иленә хыяллар белән» дип аталган тантаналы чара узды.

POZIS хәйрия акциясен инде 15нче тапкыр уздыра. Ел саен уку елы башланыр алдыннан предприятие җитәкчелеге булачак беренче сыйныф укучылары өчен концерт программасы һәм кирәкле канцелярия товарлары тутырылган портфельләр тапшыру белән бәйрәм үткәрә. Бүген алар серголылар гаиләләреннән 131 бала.

Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская @tat_ombudsman, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев, «Ростех» @rostec_russia дәүләт корпорациясенең ТРдагы вәкиллеге җитәкчесе Сергей Загайнов бар иде.

- Мин завод җитәкчелегенә, сезгә, Радик Шәүкәтович, шундый матур традицияне саклаганыгыз өчен рәхмәтлемен. Безнең балалар - безнең төп байлык һәм бүген без аларны яңа дөньяга - белем дөньясына озатабыз! Мин ышанам ки, алда балаларны төрле вакыйгалар белән тулы мәктәп еллары көтә. Хәерле юл сезгә! – дип, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев