Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: 2027-2028 елга Идел аръягы зонасында 30 меңгә якын эш урыны барлыкка киләчәк

Бүген Горький исемендәге мәдәният үзәгендә Яшел Үзән шәһәре Советының XVI сессиясе узды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе - "Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге" индустриаль паркын үстерү. Доклад белән ЗМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин чыгыш ясады.

Проектларга салынган акчаның гомуми бәясе 8,5 миллиард - KazanExpress, «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы һәм Татарстан Республикасында заманча тротуар плиткасы җитештерү заводы.

- Бу-Идел аръягы зонасын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк үсеш ноктасы. 2027-2028 елга әлеге предприятиеләрдә 30 меңгә якын эш урыны барлыкка киләчәк. Безнең өчен халыкны эш урыннары белән тәэмин итү бик мөһим, - дип билгеләп үтте Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

✅ Бүгенге көндә Идел аръягы зонасында 16 мең кеше яши, аларның 7 меңе эшкә яраклы, нибары 1,5 меңе генә районда яшәү урыны буенча эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев