Мин бәхетле, дип авыз тутырып курыкмыйча әйтер өчен нәрсә кирәк? Әлбәттә, тулы гаиләң булу мөһим. Гаилә - ул җылы учак, учагында уты янса, димәк, ул тату - гаилә. Шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләп үтүче Мөхетдиновлар шул учакны сүндерми саклап, күпләргә үрнәк булып яши бирә.
Карамалы Тау бистәсендә гомер итүче Фәридә һәм Әхәт Мөхетдиновлар йортына килеп керүгә, гаилә башлыгы белән хуҗабикәнең бер-беренә булган җылы мөнәсәбәтен сүзсез дә аңларга мөмкин. Әхәт абый ир-атларга хас сыйфат буларак - аз сүзле, ә Фәридә апа якыннары турында сәгатьләр буе яратып сөйли ала. Алар икесе дә бер авылда - Әрәдә туып үсә. Бер-берсе белән балачактан аралашып яши. Әхәт абый гаиләсе белән Карамалы Тау бистәсенә күченә. Авыл яшьләре, алар арасында Фәридә дә була, гармунчы, күп кызларның йөрәген көйдергән чибәр егет Әхәтне армия сафларына озата. «Без ул чакта бары дуслар идек. Бергә булу теләге уйда булмаса да, күңелдә булгандыр инде», - дип яшь чакларны искә төшерә Фәридә апа. Өч ел Германиядә хәрби бурычын үтәп кайткан Әхәт белән 3 ай очрашып йөргәннән соң, яшьләр кавышырга карар кыла. Килен булып төшкән яшь кыз каенанасы белән биш ел яшәп, аны соңгы юлга озата.
- Каеананам Фәйрүзә мине үз кызы кебек кабул итте. Акыллы иде чөнки. Гел төпле киңәшләрен биреп торды, - дип зурлап искә ала ул аны.
Авылда 10 ел фермада эшләгән кыз, бистәдә мех фабрикасына тегүче булып урнаша. Әхәте дә ерак түгел, шушында машина йөртә. «Кулга-кул тотынышып кына йөрдек эшкә дә», - дип искә ала Фәридә апа. Гаиләгә бәхет һәм ямь өстәп, Роза белән Рамилләре туа. Балалар үстереп, икесенә дә югары белем биреп, фабрикада хезмәт итеп, лаеклы ялга чыгар вакыт та җитә. Гомер дигәннәрең аккан судай ага да, ага шул. Артка борылып карасаң, ярты гасырдан артык вакыт узган. Ә бу аз гомер түгел.
- Беркайчан да ачу саклап, көнләшеп йөрмәдек. Ирем берәр сүз әйтсә, мин дәшмәдем, мин әйткәндә - ул. Гаиләбездә үпкәгә урын булмады. Аллаһка шөкер, балаларыбыз исән-сау, 5 оныгыбыз бар. Күбесе дин юлында, намазын укый. Ирем гомер буе гармунчы булды, мин җырладым. Хәзер инде икебез дә Коръән укыйбыз. Моннан да зур бәхет буламы, йә?! - ди Фәридә апа.
Без килгән көнне дә Әхәт абый яшьлегендә кулыннан төшермәгән тальянын алып сузып җибәрде. «Гомер буена җырламаган җыр калмады инде», - дип шаяртып та алды. Фәридә апа исә күңелендәге хисләрен, туганнарына булган теләкләрен шигырь юлларына сала. Туганнар белән элемтә бик нык, бу йорттан аларның өзелгәне дә юк. Тәмле бәлешләрен пешереп, сагынып көтеп торучы булганда ничек кайтмыйсың ди? Бу гаиләдә хуҗабикә бик уңган шул. Әле күпләр бакчасында кыяр ашый гына башлады. Фәридә апа инде аларны тозлап куярга да өлгергән. Бакчасындагы чәчәкләрен әйтмим дә инде. Үлепләр китеп роза чәчәген ярата ул. Өй алдында һәм бакчада әллә ничә төрлесе үсә. Җәй көне генә түгел, ә көз буе чәчәкләре күзләрне иркәләп утыра икән.
Чып-чын татар гаиләсе нәкъ менә Мөхетдиновларныкы кебек булырга тиеш тә! Ярату, хөрмәт еллар узган саен кимеми, киресенчә, арта гына. Алдагы көннәрегездә дә тигезлектә, тыныч картлык кичерергә язсын сезгә!
Алия Гаязова, Илсөя Завилейская фотолары.
Нет комментариев