Китап чыгару кайсы заманда да җиңел эш түгел. Һәр чор үз кыенлыклары белән аерылып тора.
Шуңа күрә табадан төшкән һәр китап бәйрәм буларак кабул ителә. Күптән түгел Яшел Үзәндә шундый шатлыклы вакыйга булды. Район һәм шәһәрнең педагог династия ләре турында китап дөнья күрде.
Исеме эчтәлегенә туры килгән бу җыентык «Мәгърифәт нурлары балкышы» дип атала. Аны кулына алган һәркем үзенә таныш шәхесләрне таба ала. Чөнки һәр биттә төрле буыннарга белем биргән укытучы язмышы. Каюм Насыйри, Афзал Шамов, Фаил Шәфигуллин, Азат Вергазов кебек шәхесләрне биргән як гомер-гомергә мәгърифәтле булган. Әлеге җыентык төрле характердагы язмалардан торып (очерклар, истәлекләр, хронологик язмалар), ра йонда мәгърифәт таратуның башында торган аерым шәхесләрнең генә түгел, күп буыннарны тәшкил итүче шактый тармаклы династияләрнең гасырлар дәвамында фидакарьләрчә армый-талмый хезмәт иткәнлекләрен бүгенге һәм иртәгәге буыннарга сөйләп бирә. Анда Бакиевлар, Хәмидов-Хөсәеновлар, Гобәйдуллиннар, Байсаровлар, Шәмсиевләр, Борһановлар, Сабитовлар, Мельниковлар, Зиннәтуллиннар һәм башка затлы нәселләрнең мәгърифәтчелек шәҗәрәләре белән танышу көтә. Аларның күбесен хәзерге буын вәкилләре: уллары-кызлары, оныклары яза.
Әле генә табадан төшкән бу китапны бик күп район зыялылары, кунаклары һәм иганәчеләре катнашында шәһәрнең 5нче татар гимназиясендә бәйрәмчә тәкъдир иттеләр. Мәгариф идарәсе белгече Роза Сәләхова катнашучыларны сәламләп, китап чыгаруның иң башында торучыларга, ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткереп, бу эшнең әле дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.
Китап Яшел Үзән муниципаль ра йоны, Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе ярдәмендә төзелгән. Төзүче авторлары - «Ак калфак» Яшел Үзән оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова һәм Татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова.
Шулай ук бу кичәдә катнашкан иганәчеләр - Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм Җәмигъ мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин да әлеге китапның тәрбия ви әһәмиятен билгеләде.
Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин мондый эчтәлектәге китапның Яшел Үзәндә барлыкка килүенең очраклы булмавын ассызыклады.
- Соңгы елларда Татарстанда мәгарифнең үткән дәвердәге торышын өйрәнүгә нык әһәмият бирелә. Яшел Үзән зыялылары тарафыннан әзерләнгән бу хезмәтнең төзелүе дә шушы юнәлештәге эшнең дәвамы. Укытучы ул профессия генә түгел, яшәү рәвеше дә. Бу якның фидакарьләренә сокланам, - диде ул. - Бу китапка үземнең каләмемне тыгуыма да шатланам. Нәкъ менә шушы җирлектә тәрбияләнгән олуг мәгърифәтче, энциклопедик галим Каюм Насыйриның заманга муафыйк игелекле эшләренең рухи үсешебезгә бер гасырдан артык вакыт буена уңай тәэсир итеп килүе мисалы үзе генә дә Яшел Үзән төбәгенең гыйлем һәм мәгърифәт үзәкләренең берсе булуы турында сөйли.
Бу чарада әби-бабалары, әти- әниләре эшен дәвам итүчеләр Яшел Үзәннән Резидә Шәмсиева, Норлаттан Роза Яһудина, Яшел Үзәннән Рөстәм Сәйфетдинов чыгыш ясап, үз динас тияләре белән горурланып сөйләде, мондый китап барлыкка килүгә рәхмәтләрен белдерде.
Монда буыннар чылбырының бихисап мисаллары белән очрашу мөмкинлеге бар. Мулла Иле авылыннан Равил Сәйфетдинов шәхесе һәм эшчәнлеге турындагы сәхифә бик кызыклы. Аның балалары да - укытучылар. Аларның гомуми укыту стажы бүгенге көнгә 117 ел. Ә Хәмидов-Хөсәеновлар нәселенең укытучылык стажы 1385 ел белән билгеләнә!
Шәрәфетдинов-Нуруллиннар, Зиннәтуллиннар, Борһановлар, Сибгатуллиннар һәм башка укытучылар нәселләре турындагы язмалар да китап белән танышучыларга бик тә гыйбрәтле һәм үрнәк алырлык язмыш лар турында сөйли.
Шунысы зур әһәмияткә ия: Яшел Үзәндә нәшер ителгән бу китап башка төбәкләргә - үрнәк, төбәкнең үзе өчен - рухи һәйкәл, энциклопедик чыганак булып, мәгърифәт нуры биреп торачак. Әлеге китапны чыгаручыларга, үз каләмнәрен, фикер-язмаларын тыгучыларга, ярдәм кулын сузучыларга рәхмәттән ары сүз юк. Әлбәттә, беренче коймак төерле булган кебек, кимчелекләрне табучылар да булыр. Шуңа да инде бу эшнең дәвамлы булуын, мәгърифәт нуры сибүчеләр турында басмаларның тагын да дөнья күрүен теләргә кала. Китап чыгару бик олы хезмәт җимеше ул.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев