Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Җәмәгать! Без ышанычлы күзәтү астында

Соңгы вакытта шәхси йортларда гына түгел, күп фатирлы торакларда да видеокүзәтү системаларын урнаштыру «мода»сы киң колач ала бара. Чөнки халык әлеге «очлы күз»нең уңай якларын бик тиз аңлап алды.

Күп фатирлы йортта сыйфатлы проектланган һәм дөрес урнаштырылган видеокүзәтү системасы анда яшәүчеләргә машина кую һәм балалар мәйданчыкларын, подъезд ишеге төпләрен контрольдә тотарга мөмкинлек тудыра. Казанда һәм рес­публиканың башка шәһәрләрендә, зур торак пунктлар өчен алыштыргысыз дип табылган әлеге замана җиһазын күпләп урнаштыру башланды инде. Ник, дигәндә, бу җәһәттән уңай күрсәткечле мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, Мәскәүнең мондый җайланмалар гадәти күренеш булып саналган ишегаллы районнарында закон бозу һәм тәртипсезлекләрнең саны кискен кимегән, ә 70% җинаять эшләренең ачыклануына нәкъ менә шул камералар «гаепле». Усал ниятле затлар, үзләренә төбәлгән, барлык гамәлләрен хәтеренә язып баручы мондый «күз»ләрдән ерак йөрү ягын карый, әлбәттә. Димәк, сезнең йорт тирәсен бомжлар, сәрхүшләр, наркоманнар һәм гомумән, башында юклы-барлы уйлары булганнар әйләнеп узачак, дигән сүз.
Читләр өчен ачып карау мөмкинлеге булмаган, сакланучы яктылык җепселле челтәр (световолоконная сеть) ияләре булган компанияләрнең берсе, Казанның Мәскәү районындагы ике йөздән артык күпфатирлы йортына барлыгы 725 видеокамера урнаш­тырды инде. Алар яздырган барлык мәгълүмат җиде тәүлек буена «болыт» («облачный») серверында сакланачак. Әлеге, подрядчы исәбенә урнаштырылган камералар табигый һәм шулай ук ясалма яктылык шартларында да сурәтләрне вак детальләренә кадәр күрергә мөмкинлек бирә. Безнең шәһәрдә Гагарин урамы - 11нче йорт, Татарстан урамы - 10нчы йорт һәм Ленин урамы - 70нче йорт адреслары буенча бу күзәтү системасыннан файдаланалар инде. Яшел Үзәнне шул рәвешле «имин шәһәрләр» рәтенә кертү идеясен район башлыгы Александр Тыгин да хуплап чыкты.
- Камераларның саны бинаның ничә подъездлы булуына бәйле. Абонент бәясе аена бер күзәтү камерасы өчен 900 сум тирәсе булачак. Берсеннән ун фатир файдалана икән, димәк, һәрберсе аена 90 сум түләячәк. Шуңа күрә, камераларны күпфатирлы йортларга урнаштыру отышлырак. Бу әле ике яки өч катлы өйләр бөтенләй игътибардан читтә кала, дигән сүз түгел. Тора-бара аларга да чират җитәчәк. Һәм иң мөһиме: әлеге җиһазларны урнаштыру яки урнаштырмау турындагы карарны гомум җыелышта фатир хуҗалары кабул итәчәк. Әгәр дә уңай якка тавыш бирелә икән, аны урнаштыру турындагы килешү милек хуҗалары белән түгел, ә идарә компания­се белән төзелә, - дип аңлатты Яшел Үзән РУЭС җитәкчесе Евгений Носков, журналистлар белән очрашуында. Ул, әлеге кыйммәтле аппаратура ватылган яки урланган очракта килеп туган чыгымнарны да компания үз өстенә алачак, дип ышандырды.
Аңлавыбызча, күзәтү камераларының иң беренче өстенлеге - безнең һәм якыннарыбызның иминлеге. Алар урнаштырылган йорт фатиры хуҗалары ишек алды территориясен хәтта онлайн режимда да карый алачак. Техника заманы дими, ни диясең инде монда?! Андый күзәтүче булгач, подъезд төбендәге әбиләр генә кызганыч, эшсез калачаклар...
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев