Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Метеорлар – Яшел Үзән заводының яңа тарихы

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә алты пассажир судносы төзелеп, быел берсе сынау уза, ә икенчесе суга төшерелде.

Яшел Үзән заводы үзенең яңадан-яңа корабльләре белән илебезнең оборонасын гына түгел, ә пассажирлар флотын да ныгытуын дәвам итә. Предприятие хезмәткәрләре тырышлыгы белән төзелгән корабльләр ил чикләрен саклый, мөһим хәрби бурыч үти. Биредә хәзер пассажирлар өчен дә суднолар җитештерү буенча зур эш алып барыла. Моны ул 30 майда булган вакыйга белән тагын бер кат исбатлады.

Тантанада мәртәбәле кунаклар катнашында «Метеор-2020» тиз йөрешле яңа пассажир судносы суга төшерелде. Дөрес, 03830 проектындагы бу метеор алтынчысы булса да, ул башкаларыннан уңайлылыгы, сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм йөзү вакытының 13 сәгатькә кадәр арттырылуы белән аерыла.

Бу проект буенча төзел­гән «Муса Җәлил» һәм «Ми­ха­ил Девятаев» метеорла­ры Татарстан елга пас­сажир­лар флотында хезмәт күрсәтсә, калганнары Россия елгаларында гизеп, халыкны шатландыра.
Предприятие хезмәткәрләрен Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән аның урынбасары Эльза Кадникова сәламләде:

– Горький исемендәге завод – безнең горурлыгыбыз, Россия Хәрби-Диңгез Флотын төрле класстагы суднолар белән тәэмин итүчеләрнең берсе. Кыенлыклар булуга карамастан, предприятие тотрыклы эшли һәм дәүләт заказы белән тәэмин ителгән. Бүгенге вакыйга – тагын бер лаеклы җиңү!

Кыенлыкларга килгәндә, бу метеорны заводка санк­ция­ләр шартында, комплектлаучыларны үзебез­нең илдә эшләнгәннәре белән алмаштырып төзергә туры килгән.

Аның өстенлекләре турында «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ гене­раль директоры Александр Филиппов билгеләде:

– Яңа корабны суга төшерү Россия Гражданнар флотының яңадан торгызылуын күрсәтә. «Метеор-2020» заводның күре­некле проектлары арасын­да лаеклы урын алачак һәм безнең җәмгыять файдасына үз хезмәтен лаеклы башкарачак. Метеор – заводның яңа тари­хы ул. Аның, һичшиксез, киләчәге бар. Энергетикасы да, башкалары белән чагыштыр­ганда, 2 тапкыр югарырак. Әгәр заказчы аны яхшыртырга тели икән, без әзер. Санкция шартларында эшләргә ту­ры килде, әмма безне ул куркыт­мый, киресенчә чыныктыра гына, – диде ул үз чыгышында.

Метеорның 120 пассажирга исәпләнгән иркен салоны уңайлы кәнәфиләр, WI-FI (вай-фай) ярдә­мендә мультимедиа контентына керү мөмкинлеге, йөк бүлеге, кул йөге өчен ябык киштәләр белән җиһазландырылган, физик мөмкинлекләре чиклән­гән пассажирлар өчен шартлар тудырылган.

Су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир суднолары «Ситех» проект бюросы бел­гечләре тарафыннан эшләнгән. Баш конструктор һәм проект җитәкчесе Андрей Бондаренко завод хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады:

– Горький исемендәге завод белән без 2021 елдан бирле эшлибез. Бу судноның харак­терис­тикасын үзгәртү буенча зур эш башкарылды. Йөрү вакытын 12-13 сәгатькә кадәр арттырдык. Энергетикасын яхшырту буенча эшлибез. Суднолар төзү базарында мин 27 ел, шуңа күрә, заводның да, бу метеорларның да киләчәге бар дип әйтә алам. Алар пассажирларга ышанычлы һәм тотрыклы хезмәт күрсәтеп, Яшел Үзән заводының данын тагын да күтәрәчәк.

Чара барышында, гадәттәгечә, алдынгы хезмәткәрләрне бү­ләкләделәр. Ахырдан, традиция буенча, исем анасы – «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ бюджет инвестицияләре дирекциясенең дәүләт катна­шын­дагы программалар ида­рәсе проекты җитәкчесе Ирина Дружинина судноның борын өлешенә шампан шәрабы ватты. Шуның белән судноның икенче тормыш этабы башланды. Алда аны күп санлы сынаулар, озын елгалар, канәгать туристлар көтә. Су юллары хәерле һәм тыныч булсын. Шулай итеп, метеор җәй башында суга төшерелсә, җәй ахырында ул үзенең беренче маршрутына чыгачак.

Бу тантанадан соң, Халыка­ра балаларны яклау көне уңаеннан, Яшел Үзән заводын­да «Кораблик» балалар рәсем фестивале лауреатларын бүләк­ләделәр. Һәр конкурсантка истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар әзерләнгән иде. Завод мәйданында катнашучыларны мультфильм геройлары каршы алып, аларны кызыклы уеннар­га җәлеп итте. Конкурста 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге 573 яшь рәссам катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев