Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Менә сиңа туганлык...

Шундый хәлгә калырмын дип беркайчан да уйламаган идем.

Мине иң якын кешем алдады. Әниебезнең фатирын апа үз исеменә яздырып куйды. Ярты бәясен бирергә вәгъдә итсә дә, соңгы бер ел буе «завтрак»лары белән сыйлый. Гаделлекне торгызыр өчен бертуганым белән судлашыргамы инде хәзер?!

Без апа белән балачактан ук дус булдык. Ул миннән зуррак булганга, мин аны һәрвакыт тыңларга тиеш диеп уйлый иде. Миңа нәрсә кияргә, нинди уен уйнаячакбыз һәм төнгегә әни нинди әкият укыячак – барысын да апа хәл итә. Арабыздагы дүрт яшь аерма үзеннән үзе аны ияртүче, мине иярүче итеп билгеләде бугай. Башта бу миңа шулай булырга тиеш кебек иде, ә тора-бара моңа ияләнеп үк киттем.
Университетка кергәндә дә апа мине җитәкләп йөрде, мин дә ул укыган факультетка керергә булдым. Ул миңа уку белән дә һәм егетләр белән дә булышты. Икебез дә бер үк елда кияүгә чыктык: башта ул, аннары мин. Зуррак булу хокукыннан чыгып, бу очракта да ул мине ашарга пешерергә, җыештырырга һәм иремә ярарга өйрәтте – аның өчен ябык темалар юк иде. Апа барысын да белә һәм минем белән рәхәтләнеп уртаклаша.


Ике ел узгач, ул аерылды да, әни янына күченде. Безнең әти беркайчан да булмады, дөресрәге – без аны белмибез. Менә шунда кошмар башланды да инде: апа минем гаиләне сак­лап калыр­га «ярдәм» итәргә тотынды. Үзенең гаиләсе булмагач, минекенә ябышты. Ул безгә бик еш килә башлады һәм бу иремә бик ошамый иде. Мин моңа чик куярга теләсәм дә, ялгыз хатынны үпкәләтәсем килмәде. Апа мине һәм улымны бик ярата, аны тәрбияләргә булыша. Ә аннары безнең ишекне кайгы шакыды...
Ел ярым элек әние­без вафат булды. Бу шуның кадәр тиз килеп чык­ты, ятим каласыбызны аңлап та өлгермәдек. Җирләү мәшәкатьләрен апа үз өстенә алды. Мин ул вакытта икенче баламны көтә идем һәм әлеге эшләр кабат апа җилкәсенә төште. Җирләгәч, бер җыелыштык һәм апа васыятьнамә мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Фатирны үзенә яздырды, ә аның ярты бәясен миңа бирергә вәгъдә итте. Мин ризалаштым.


Вакыт узды, икенче улым туды һәм мин үз мәшәкатьләрем эчендә кайнадым. Апа фатирга ремонт ясады һәм бер ирне йортка кертте. Язылышып тормыйча гына яши башладылар. Мин әледән әле бурычы турында исенә төшереп торсам да, апа гел ниндидер сәбәп тапты һәм тиздән бирәчәгенә ышандырды. Имеш, ремонт бик кыйммәткә төшкән, эшендә хезмәт хакын тоткарлыйлар, яңа сапоги алган... Һәм гел шулай. Мин ышандым. Әйткәләшергә уңайсыз, без бит туганнар – иң якын кешеләр. Минем үземдә дә акча проблемалары булгалый, ике балага әз кирәкми, мин декретта, ирем берүзе тәэмин итә. Аңа да җиңел түгел. Мин шулай көттем һәм ышандым. Тик елдан артык узгач, түземлегем сынды. Миңа тиз арада акча кирәк булды, шуңа күрә җитди сөйләшергә булдым.
үпкә ялкынсынуы белән зур улымны больницага салдылар. Акча кирәк булды. Мин ярдәм сорап бердәнбер апама мөрәҗәгать иттем, ә ул «акчам юк» диде. Шуннан мин ачыктан ачык сөйләшергә булдым. Әниебезнең фатирына килдем, ул танымаслык булып үзгәргән. Апа аны тулысынча үз зәвыгына туры китереп ясаткан. Анысы, теләсә нишләтсен, бу бәла түгел. Тик ул бит минем фатир да, чөнки ярты бәясен миңа бирүче булмады бит әле. Сүз башлап, ул моментка миңа таләп ителгән сумманы сорадым. Апа кабат минем өстән нәчәлник рәвешен алды да, кечкенә балага әйткән кебек, тагын бераз көтәргә тиешлегемне аңлатты. Юк аның хәзер миңа ярдәм итү мөмкинлеге, вәссаләм!
Мин өйгә алҗып һәм күңелем әрнеп кайттым. Ирем шундый халәтемне күреп, сорау алды. Мине иң якын кешем алдаганын аңа сөйләргә оят иде. Балачагымда апа минем өстән диктатор булды, бөтен нәрсәне үзе теләгәнчә эшләтте. Өстемнән шулай итәргә рөхсәт бирүемә мин үзем гаепле. Хәзер бит эш бездә түгел. Аның племяннигы – минем улым авырый, больницада ята һәм аңа дәвалау кирәк. Апасы буларак ул шуны аңламыймы? Әллә теләмиме? Ирем адвокатка барырга кушты. Һәм мин бардым.

Адвокат белән сөйләшү мине һавадан гөнаһылы җиргә төшерде. Аның сүзләре карар кебек яңгырады – судка бирергә кирәк. Әгәр дә апа фатирның ярты бәясен яхшылык белән бирми икән, судлашыр­га туры килә. Тагын бер вариант бар: апаны да адвокатка чакырып, бергә сөйләшеп килешергә һәм аңардан язма «расписка»алырга

Тик миңа туганыма мондыйны тәкъдим итәргә оят. Мин уйларга вәгъдә биреп, кабинеттан чыктым. Үзем уйлыйм: апага оят түгел, миңа оят... Туганлык шулай да була икән. Минем кебек төп башына утырып калмас өчен, ата-ана милкен бүлешкәндә сүзгә генә ышанмагыз, алдан ук барлык эшләрне рәсми башкарыгыз. Шулай иткәндә туганлык җепләре дә өзелмәс, үпкә-рәнҗеш тә арага кермәс.

 

«Аралар төзек булсын өчен – аралар өзек булырга тиеш» дип белми әйтмәгәннәр.
 

Гөлфия, Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев