Яшел Үзән ПАТПсында һөнәри бәйрәмнәрен быел яңача оештырырга булганнар.
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан биредә мәдәни массакүләм чаралар декадасы узган. Оешманың администрациясе үз хезмәткәрләрен һәркемнең күңеленә хуш килерлек ял төрләре белән шатландырган.
- Автомобилистлар көне - ул машина йөртүчеләр генә түгел, ә ремонтниклар, инженер-техник специалистлар һәм автотранспорт предприятиесендә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең бәйрәме. Бу юлы без аны үзгәрәк итеп оештырырга булдык. Елда, гадәт буенча, актлар залында башта рәсми өлештән, аннары концерт номерларыннан торган чара иде. Һәм кемнәр ул көнне эштә - бәйрәмсез калды, дияргә була. Быел һәркемгә күңеленә охшаган ял төрен сайлап алу мөмкинлеге бирелде, киләсе 2017 ел ПАТП өчен юбилей елы. Предприятие оешуга 65 ел тулу бәйрәмен быелгы традицияне дәвам итеп, тагын да кызыклырак итеп оештырырга планлаштырып торабыз, - дип сөйләде кадрлар бүлеге хезмәткәре Оксана Коршунова.
- Декада борынгы Болгар шәһәренә сәяхәт белән башланды. Тарихи урыннарны, музейны карап, кайнар ризыклар белән сыйланып өч сәгать сизелми дә узып китте. Автопредприятие хезмәткәрләре изге җирдән тирән хатирәләр белән кайтты. Бер атнадан коллектив инде Зөя буенда иде. Анда балык тотып, уха пешереп, төрле бәйгеләр оештырып табигать кочагында бик күңелле ял иттеләр. Шунда ук «2016 елның иң шәп балыкчысы»н да билгеләделәр. Өйләренә бер олау яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр белән таралыштылар, - ди оешма җитәкчесе Рамил Садыйков.
Болардан тыш, мәдәни массакүләм чаралар декадасы кысаларында предприятие хезмәткәрләре республикабызның башкаласында Качалов исемендәге драма театрында «Күзгә тузан» («Пыль в глаза») дигән спектакльне тамаша кылды, ә спорт сөючеләр «Татнефть-Арена»да «АкБарс» (Казан) - «Барыс» (Астана) хоккей матчын карады. Менә кайда чын эмоцияләрне күзәтеп була иде!
Декада барышында әлеге чараларда 200дән артык кеше катнашты. Бәйрәмебезне шундый үзенчәлекле итеп оештырган өчен администрациябезгә рәхмәтләребез чиксез, диләр ПАТП хезмәткәрләре.
Нет комментариев