Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медицинаны җиңеләйтүче карта (+ВИДЕО)

Көн артыннан - көн, ел артыннан - ел уза. Кемдер туа, кемдер якты дөнья белән хушлашып, мәңгелеккә күчә. Хәзерге заманда, үзегез дә беләсез, туган секундыннан алып, соңгы сулышын алганнан соң да әле, кеше медицина белән бәйләнештә.

Быелгы көз шәһәребездә Россия өчен уникаль булган «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» инновацион проектына старт бирелде. «ТРда яшәүче картасы»н инде куллана башлаучылар аның товар сатып һәм социаль түләүләр алу өчен бик уңай һәм файдалы инструмент булуын аңлагандыр. Бүген, яшәүче картасын алган яшел үзәнлеләр электрон хезмәтләр дөньясына юллама ала, дигән сүз. Чөнки аның ярдәмендә автобуска утырып барудан алып, табибка кадәр язылырга була.
- Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе коллективы яшәүче картасын беренчеләрдән булып ала башлады. Чөнки, хәзер пациентлар белән эшләү турыдан-туры шуның белән бәйле. Бүгенге көндә 70% медицина хезмәткәре «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» иясе булды инде, - дип сөйли баш табиб Илгиз Һидиятов. - Аның белән олы яшьтәгеләргә дә күпкә җиңел булачак. Чөнки, поликлиникага килеп, исем-фамилия, туган даталарын һәм полис номерын җыю кайбер пациентлар өчен зур мәшәкать булып тора. Ә яшәүче картасы, инфомат ярдәмендә кемнең кем булуын автомат рәвештә системада шунда ук ачыклый. Медицина хезмәткәрләре бу картаны кулланып, пациентның кайсы төр ташламага каравын санаулы секундлар эчендә аңлый. Хәзерге вакытта табиблар, электрон рецептларны формалаштыру һәм күкрәк балаларына бирелә торган бушлай ризыкларына электрон исәп алып бару буенча укый. Шулай ук, карта һәм бердәм санлы челтәр (единая цифровая сеть) ярдәмендә, ашыгыч ярдәм табибларының да тиз арада авыруның сәламәтлек торышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге туды.
«ТРда яшәүче картасы» программасы һәм «Киң күңелле поликлиника - Татарстан проекты» кысаларында 3нче поликлиниканың беренчел звено хезмәтен оптимальләштерү буенча зур эш башкарылып, логистика, маршрутизация тамыры белән үзгәртелгән. Киң күңеллелекнең төп принцибы - медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән пациент шул ук көнне табибка керә ала, моның өчен дежур табиб кабинеты булдырылган. Медицина хезмәтенең сыйфаты һәм аның һәркемгә күрсәтелә алуы - беренче чиратта бу һөнәр ияләренең осталыгыннан тора.
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев