Медицина практикасын җиңгән табиблар: Казанда метанолдан сукырайган пациентка уникаль операция ясадылар
Казанның М.Н. Садыков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе табиблары Россиядә беренче тапкыр метанол белән агуланудан соң сукырайган ир-атның күзенә операция ясады һәм аңа күрү сәләтен кайтарды.
Фото: М.Н. Садыков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат хезмәте
Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ир-ат Индонезиядә ял иткән һәм өенә кайтыр алдыннан җирле шәраб эчкән. Икенче көнне ул үзен начар хис иткән, коса башлаган, хәлсезлек, тән калтырануы, баш әйләнү һәм эчендә авырту сизгән.
Казанга кайткач, аның уң күзе сукырая башлаган һәм ул табибларга мөрәҗәгать иткән. Башта ир-ат Республика клиник инфекцион хастаханәсе табибларына эләккән, алар ботулизм һәм ир-атның чит илдә йоктырырга мөмкин булган башка инфекцияләрне инкарь иткән.
Шуннан соң ул 7нче ШКХның кискен агуланулар бүлегенә китерелгән. Табиблар аның метанол белән агулана алуында шикләнгән, гәрчә клиник симптомнар туры килмәсә дә (гадәттә метанолдан ике күз берьюлы сукырая). Ир-атка химик-токсикологик тикшерү үткәргәннәр һәм чыннан да канында метанол тапканнар. Терапия башланган, ләкин авыруның хәле начарлану дәвам иткән – аның сул күз күреме югала башлаган, ә уң күз тулысынча диярлек күрми башлаган.
Медицина практикасы метанол белән агуланганда күрү сәләте югалса, ул беркайчан да кире кайтмый дип раслый, ләкин табиблар пациентның терелүенә ышанган. Токсикологлар антидот, дезинтоксикацион һәм гормональ терапияне дәвам иткән, ир-ат канны чистарту өчен гемодиализ үткән. Пациент хәлен ашыгыч ярдәм бүлеге неврологлары һәм клиника офтальмологлары күзәткән. Республика клиник офтальмология хастаханәсе белгечләре ярдәмгә килгән, алар һәр күзнең орбитасына укол ясаган. Дәвалауның унынчы көнендә ир-атның күрү сәләте тулысынча диярлек кайткан.
"Хәзер пациент мөстәкыйль рәвештә йөри, барысын да күрә, инвалидлыктан котылып калынды. Аңа тиешле бәя бирергә кирәк, ул безнең бернинди чыганакта да тасвирланмаган нәтиҗәгә ирешәчәгебезгә нык ышанды", – дип билгеләп үтте клиниканың кискен агуланулар бүлеге мөдире Алия Нәсибуллина.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев