Медицина көне белән!
Кадерле докторлар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, машина йөртүчеләр һәм ашыгыч ярдәм табиблары! Бүген бөтен дөнья сезнең адреска иң җылы рәхмәт сүзләрен әйтә.
Сезнең эшегез, бары тик тәне һәм рухы көчлеләр генә башкара алырлык, авыр һәм аңардан башка дөньяны күз алдына китерү кыен. Медицина хезмәткәре - рецептлар яза торган кеше генә түгел. Ул — гомерләрне саклап калучы, балаларга якты дөньяны күрергә ярдәм итүче, хәтта, пациент бернәрсәгә ышанмаган вакытта да, өмет бүләк итүче. Һәм бу хезмәт бәяләп бетергесез.
Тормышыгызда күңелсезлекләр дә, кыенлыклар да азрак очрасын, уңышларыгыз эштә генә түгел, өегездә дә сөенеч бүләк итсен: балаларыгыз бәхетле булсын, гаилә учагыгыз дөрләп торсын, тормышыгызда гармония һәм үзара ихтирам хөкем сөрсен. Хәтта котырынучы коронавирус шартларында да сәламәтлегебезнең ышанычлы кулларда булуына инанабыз.
Сез кешеләргә тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итәсез, шулай ук, сезнең тормышыгыз да бәхетле, уңышлы, якыннарыгызның елмаюлары, пациентларның рәхмәтләре, хезмәттәшләрегезнең ихтирамлы һәм яхшы сүзләре белән тулы булсын. Гади кеше бәхете сезгә, Медицина көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев