Медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелде: Яшел Үзәндә барлык ашыгыч хезмәтләр катнашында масштаблы команда-штаб өйрәнүләре узды
Шартлы гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә Яшел Үзән РҮХ ашыгыч медицина ярдәме бригадалары да катнашты.
Медицина хезмәткәрләре 5нче гимназиядәге янгында һәм Лесная урамындагы юл-транспорт һәлакәтендә шартлы зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтте, аларны дәвалау учреждениесенә илтте.
Өйрәнүләр ике этапта үткәрелде: гражданнар оборонасы системасын сугыш чорына күчерү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча чаралар эшләнде.
Мондый өйрәнүләр 5 елга бер тапкыр уздырыла, нәтиҗәдә районның гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча әзерлегенә бәя бирелә.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев