Кешеләр генә түгел, хайваннар да яз җиткәч үз ояларын һәм тирә-юнен чистарта.
Бу гадәткә кергән. Чөнки, табигать уянып, дөнья матурлыкка күмелгәндә, бер җан иясенең дә күзгә бәрелеп торган ямьсезлектә яшисе килми. Май бәйрәмнәре алдыннан районыбызның барлык авылларында да өмәләр гөрләде. Мулла Илендә Хезмәт бәйрәме алдыннан зират өсте, каберлекләр тәртипкә китерелгән.
- Бу изге эштә авылыбыз яшьләренең бик актив катнашуы рәхмәткә һәм мактауга лаек. Караучысыз калган каберләр дә чистартылды. Ике көн буе эш гөрләде. Ә Җиңү көненә әзерләнгәндә бөтен авыл халкы күмәк төстә үз йорт тирәләрен, урамнарны җыештырды, агачлар утыртты. Һәр учреждение үз территориясен тәртипкә китерде. Мәктәптә алмагачлар яңартылды. Өмәдән соң авыл яңарып, сафланып кала, шуны күреп күңел шатлана, кәеф күтәрелә. Халык үз тырышлыгы белән булдырылган матурлыкны сакларга да күнексә иде, - ди Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев.
Нет комментариев