“Майский” теплицалар комбинаты” ширкәтенең генераль директоры Илшат Ганиев котлый
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, "Майский" теплицалар комбинатында хезмәт куючылар! Сезне чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! 1990 елның 30 августы республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз. Шунысы куанычлы: кешеләр...
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр,
"Майский" теплицалар комбинатында хезмәт куючылар!
Сезне чын күңелемнән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!
1990 елның 30 августы республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз.
Шунысы куанычлы: кешеләр арасындагы яхшы мөгамәлә сакланып калды. Милли үзенчәлекләрнең һәм әхлакның кыйммәте арта. Республикабызда иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм милләтара татулык хөкем сөрә.
Россия һәм республика күләмендә гамәлгә ашкан программалар республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисади мәсьәләләрен хәл итүгә этәргеч ясый. Райондашларыбыз бу программалардан файдаланып, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуга ирешәләр. Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп күрергә телибез, моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгына игътибар артты. Яшел үзәнлеләр, гадәттәгечә, хезмәттә сынатмыйлар. Авыл хуҗалыгындамы, башка тармактамы - кайда гына эшләсәләр дә, тырышып хезмәт куялар. Илебез халкын бернинди санкцияләр дә куркытмый. Чөнки һәр тармакта, безнең "Майский"дагы шикелле, алтын куллы, намуслы һәм тырыш кешеләр күп эшли. Шушы фидакарьлекләрегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм һәм бәйрәм белән котлыйм.
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим.
Илшат Ганиев,
"Майский" теплицалар комбинаты" ширкәтенең генераль директоры,
ТР Дәүләт Советы депутаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев