Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Майор Марина Трухина: Ача алмаслык эшләр юк

Соңгы тугыз ел эш нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе өлкән тикшерүчесе Марина Трухина яхшы күрсәткечләргә ирешә. Шуңа карамастан, юстиция майоры үзен әллә кемгә куймый. «безнең бүлекчәдә барлык тикшерүчеләр дә тәҗрибәле һәм грамоталы», - ди ул.

Тикшерүче булырга ул хыялланмаган да - мәктәптә соң КГУның тарих факультетына читтән торып укырга кергән. Укыган вакытта кая да булса эшкә керергә кирәк булгач шәһәр судында вакытлыча сәркатиб булып урнашкан. Монда - канцелярийда ул күп төрле суд эшләре белән таныша да инде. Яшь кыз тикшерүчеләрнең дә үз сәркатибләре бардыр дип уйлый башта. Бу кешеләрнең һәр документны ачыклар өчен күпме көч һәм вакыт исраф итүләрен белгәч кенә аларның хезмәтенең авырлыгын аңлый башлый. Һәм бер ел да үтми ул үзе дә, юридик факультетка күчеп, милициягә эшкә алуларын сорап килә. 1996 елда аны кадрлар комиссиясенә җибәрәләр.
- Җитәкченең ни өчен тикшерүче булып эшлисем килә дигән соравына мин ачыктан-ачык милиция миңа старт алу мәйданы гына дип әйттем, - дип сөйли Марина Александровна. -Шуңа карамастан, мине алдылар. Менә 20 ел инде мин җинаять эшләрен тикшерәм.
Әлбәттә, хезмәткә килгән романтик кызның хыялы көтелгәнчә килеп чыкмый. Яңа гына эш башлап җибәрүенә карамастан, кызга авыр эшләрне дә йөклиләр. 90нчы еллар ахырында җинаятьләр күп чыга һәм аена һәр тикшерүче судка дистәгә якын эшне җибәрергә тиеш була. Шундый киеренкелектә тәҗрибәле хезмәттәшләре дә аңа ярдәм итеп өлгерә алмый. Кайбер киңәшләрне «юл өстендә» генә алырга туры килә. Җитәкче тәнкыйтьләгән вакытларда борчылган, елаган вакытлары да күп була аның. Вакыт узган саен эшкә бирелеп китә. Эше дә кызыклы һәм иҗади булып чыга.
- Нәтиҗә канәгатьләнү китерә, - дип сүзен дәвам итә юстиция майоры. - Әмма бөтен эшләр дә син дигәнчә генә ачылмый. Бөтен очракта да кешеләргә ярдәм күрсәтеп булмый. Ничек кенә булмасын, үзеңдә җавап­лылык тоясың, күп вакыт салкын канлылык, түземлелек һәм максатчанлык таләп ителә. Башлап җибәргән тикшерүчеләргә мин үзләрен кызганмаска киңәш итәм. Үзеңне кызгану булмаса, көч тә табыла.
Эштәге зур киеренкелекне җиңәргә аңа гаиләсе ярдәм итә. Ире Андрей - шулай ук полиция хезмәткәре, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе. Ул хатынының эш спецификасын белгәнгә төн уртасында да аны каршы алырга бара. «Ул бик кайгыртучан һәм игътибарлы», - дип мактый ирен Марина Александровна. 13 яшьлек улларына да авырга туры килә, чөнки әти-әнисенең икесе дә күп вакытта өйдә булмый. Әниләре - Надежда Александровна ярдәмендә Трухиннар уллары өчен тыныч. Каралган, ашатылган, мәктәпкә вакытында озатып куелган. Болардан тыш, уллары туплы хоккей ярата, робототехника түгәрәгенә йөри. Бергә җыелсалар кышын чаңгыда чыгалар, җәен гөмбәгә баралар.
Фотода: 2009 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасың иң яхшы тикшерүчесе» конкурсында II урын алган Марина Трухина.
Әлфия Зыякаева, Лилиана Куликова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев