Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Майонезссыз салат – тел йотарлык

Кирәк була:

-2 тавык филесы

-1 банка консервланган кукуруз

-1 банка консервланган кызыл фасоль

-1 уртача зурлыкта яшел борыч

- 2 уртача зурлыктагы помидор

-1 баш суган

-петрушка

-тавык өчен тәмләткеч

Соус өчен:

-1/3 стакан сыек май

-3 аш кашыгы аш серкәсе

-3 аш кашыгы горчица

-2 аш кашыгы сыек бал

-2 теш сарымсак

-1/2 чәй кашыгы тимьян

Әзерлибез:

Филены юып, шакмаклап турарга, тәмләткеч сибәргә. Бер сәгатькә суыткычка куеп торабыз һәм кыздырабыз.

Кукуруз белән кызыл фасольне саркытабыз. Яшел борычны юып, эчен алып зур шакмаклап турыйбыз. Помидорларны, шулай ук, зур шакмаклап турыйбыз, суын саркытабыз. Суганны чистартып, шакмаклап, петрушканы турыйбыз. Сарымсакны сытабыз.

Соус өчен аш серкәсе, май, горчица, сыек бал, төелгән сарымсак, темьянны бергә кушып болгатабыз һәм ярты сәгать көтәбез. Савытка тавык, кукуруз, кызыл фасоль, яшел борыч, помидор, петрушка, суганны салабыз һәм соус белән берләштерәбез.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев