Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю пунктының урыны үзгәрде

Яшел үзәнлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы якташларына бик нык ярдәм итә.

Ярдәм җыюны «Боевое братство» Бөтенроссия җәмгыятенең Яшел Үзән бүлеге оештырып килә һәм җыйган йөкне сугышчыларга фронтка кадәр үзләре төяп илтеп тә бирә. Моңа кадәр гуманитар ярдәмне шәһәр мунчасындагы бер кечкенә генә бүлмәдә җыялар иде. Аның шундый урында һәм бүлмәсенең дә тар булуы кайбер кыенлыклар тудырды. Менә хәзер ул проблема хәл ителде дип әйтергә була.


Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы һәм депутат Ильяс Гыймадов ярдәме белән Чапаев урамындагы 1нче йортта гуманитар ярдәм җыю өчен махсус бүлмә булдырылды. Анда хәзер әйбәт итеп ремонт ясалган. Хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр шушы бинага килеп, җыйган әйберләрен тапшыра алачак.


Пункт эш көннәрендә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр эшли. Җомга көнне шушы пунктны рәсми рәвештә ачып җибәрделәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга без – тыныч тормышта яшәүчеләр рухи яктан гына түгел, матди яктан да ярдәм итсәк, җиңүне якынайту җиңелрәк булыр. Бүгенге көндә аларга, кыш якынлашканны истә тотып, иң беренче чиратта җылы киемнәр, иң мөһиме - портатив мичләр кирәк.

Шундый җиңел һәм уңайлы мичләрне Васильеводагы «Мостопоезд-33» предприятиесе ясый башлаган. Пунктны ачканда шушы предприятие вәкилләре әлеге мичләрне дә тәкъдир итте. Алар мичләр белән якташларын тулысынча тәэмин итәргә әзерлекләрен күрсәтте. Якташларыбыз махсус хәрби операциядән җиңеп һәм исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев