Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Махсус хәрби операциядә катнашучы Айрат Зәйнуллин белән Яшел Үзән районы башлыгы очрашты

Якташыбыз – Ватан сагында

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз, Норлат авылында туып-үскән Айрат Зәйнуллин белән очрашты.

 «Зндул» позывнойлы хәрби бүген Яшел Үзәндә яши. Махсус хәрби операция башланганчы ул туган авылында асфальт җәйгеч машинисты булып хезмәт иткән, соңрак «ПФК «Полюс» предприятиесендә эшләгән. 2022 елда Ватанны сакларга китә. Өлкән сержант Айрат Зәйнуллин штурмовик буларак Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби бурычын үтәгән. Хәзер ул яраланудан соң бирелгән ялда.

Очрашу вакытында гуманитар ярдәм күрсәтү, хәрбиләрнең ихтыяҗлары, туган як белән элемтәләр һәм махсус операциядә катнашучыларга шәхси ярдәм чаралары турында сөйләшү булды.

Айрат Зәйнуллинга районның «Яшел Үзән – хезмәт даны шәһәре» медале тапшырылды.

 – Фронттагы егетләр исеменнән, безгә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Алексей Михайлов җитәкләгән волонтерлар командасына, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеменә, Яшел Үзән районы халкына ихлас рәхмәт. Гуманитар ярдәм дә, туган яктан килгән һәр хат, һәр сәлам дә безнең өчен бик кадерле. Без аларны һәрчак көтеп алабыз, диде Айрат Зәйнуллин.

Район җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән даими очрашып тора. Хәрбиләрдән һәм мобилизацияләнгән егетләрнең якыннарыннан килгән мөрәҗәгатьләр игътибар үзәгендә, аларга адреслы ярдәм күрсәтелә.
Фото:
Без батыр якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Аларның батырлыгы, Ватанга тугрылыгы һәм нык рухы – барыбыз өчен дә үрнәк. Туган як һәр солдатын көтә, алар өчен дога кыла һәм җиңү белән исәнимин әйләнеп кайтуларын тели. Безнең геройлар – безнең горурлыгыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев