Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«МАХ» кушымтасы аша васильеволының зур суммадагы акчасын урлаганнар

2 – 8 мартта эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 25е – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 7 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 18 урлау, 12 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 12 очрак булган.

Осиновода 46 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак кадаганнар. Моның буенча Казанда яшәүче 44 яшьлек ир-ат шик астына алынган.

Гагарин урамындагы кибеттән 49 төргәк сыр урлап чыкканнар. Моның буенча 22 яшьлек яшел үзәнле шикләнелә.

Васильевода яшәүче 56 яшьлек ир хәбәр итүенчә, билгесез бер зат «МАХ» кушымтасы ярдәмендә аның «Дәүләт хезмәтләре»нә кереп, ике онлайн банкның шәхси кабинетлары аша 141 125 сум акчасын урлаган.

20 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, аңа «Телеграм» кушымтасы аша өстәмә эш тәкъдим иткән булганнар. Нәтиҗәдә, аның дүрт банк исәп-хисабыннан 314 250 сум акчасы алынган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев