Тик халык аларны, нигәдер, нәкъ менә җәза бирүче хезмәт буларак кабул итә. Тагын бер кат искәртергә кирәктер: АТИ - күзәтүче һәм тикшерүче, ягъни контрольдә тотучы орган. Әлеге оешма туган шәһәр һәм авыл кешеләренә уңайлы, рәхәт булсын дип эшли. Көндәлек калдыклар контейнерының тулып-ташып ятуын, урамнарда очраклы чүп өемнәре барлыкка килү-килмәвен, төзелеш корылмалары фасадларының торышын, ишегалларындагы казу эшләре барышын һ.б күреп, тәртип булдыруларын таләп итүче, кайбер очракларда кырыс алымнар кулланырга мәҗбүр хезмәткәрләр - шулай ук АТИ специалистлары.
Агымдагы елның I кварталында административ хокук бозулар турында 110 беркетмә төзелгән. Аларның 3се - юридик, 51е - урындагы һәм 56сы - физик затларга. Шулай ук, 4 беркетмә Яшел Үзән шәһәре җәмәгать судына юлланган.
- АТИ идарәсенең йөкләмәләре күп төрле. I кварталда төп мәсьәлә булып шәһәрне санитар чистарту, төзелеш объектлары, эшмәкәрләрнең, торак фонды хезмәтләренең үз территорияләрен җыештыруы, урам сәүдәсе, тышкы мәгълүмат һәм реклама чараларын контрольдә тоту, планлы яки планнан тыш тикшерү уздыру булды. Тирәлекне кышын тәртиптә тоту таләпләрен үтәү буенча кагыйдә бозулар, төзелеш калдыкларын тиеш булмаган урынга ташлау яки яндыру, кая тели - шунда сәүдә итү, коелучан йөкне капламыйча ташу, белдерү һәм реклама кәгазьләрен урынсыз ябыштыру, санкцияләнмәгән кар түгү чүплекләренең барлыкка килүе ни аяныч, киң таралган күренеш, - ди, гражданнарның үзаңлылыгы җитеп бетмәүгә басым ясап, Яшел Үзән муниципаль районы АТИ идарәсе җитәкчесе Ольга Абросимова. - 20.03.2017-20.04.2017 уздырыла торган «Үз шәһәреңне уят» («Разбуди свой город») язгы социаль акциясе турында кабат исегезгә төшереп, үзегез яши һәм эшли торган объект тирәләрен, фасадларын чистартырга, җыештырырга һәм матурларга тәкъдим итәм.
Бер караганда, өстән җибәрелгән фәрманны көтмичә дә без әлеге эшләрне даими башкарырга бурычлы. Чөнки бу безнең яшәү мохитебез, безнең җиребез. Һәм шуны да аңларга кирәк: күршенең коймасы төбенә чүп ташлаганбыз икән - иртәгә анда шундый ук ун пакет, ә бер атнадан калдыклар өеме синең капка төбеңә килеп җитәчәк. Бу - бөтен нәрсәгә дә кагыла. Беребезнең дә «ватык фонарьлар һәм ачык люклар урамында» яшисе килми. Барыбызның да подъезд төбендә чәчәкләр, ә чүпне савытында күрәсе килә. Кем әйтмешли, «нәрсәнең дә булса яхшы башкарылуын теләсәң, үзең эшлә». Менә никтер, әгәр барыбыз да юк кына булса да тәртип бозуларны күрә торып йөз чөермәсәк, ә бәлки курыкмыйча вазифасы буенча аларны чишәргә тиешле оешмага мөрәҗәгать итсәк, бик күп нәрсә яхшы якка үзгәрер кебек. Урамнардагы чисталык һәм тәртип, һич югы.
Бу урында, 01.04.2017-31.05.2017 - шәһәребез һәм районыбызны санитар чистарту ике айлыгы башлануын искәртеп үтү дә урынлы булыр. Кушылыгыз! Үзебездән башка беркем дә килеп яшәгән җиребезне тәртипкә китермәячәк!
Гөлнара Вәлиева
Нет комментариев