Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матур кичләр телибез...

Оныта алмыйм гомеремдә, Әниемнән күргән изгене.

Оныта алмыйм гомеремдә,
Әниемнән күргән изгене.
Бала чакта аны белмәдек шул,
Истә калган тик бер мизгеле.

Әйткән сүзе һәм вәгазе,
Дөреслеккә туры килде шул.
Сәламәтлек, озын гомер теләп,
Догаларын укый иде ул.

Озатып кала киткән чакта,
Каршы ала иде кайтканда.
Бер кайчан да дога укымыйча,
Җибәрмәде юлга чыкканда.

Әле генә кебек хәтеремдә,
Мичтән чыккан борчак ашларың.
Һич онытылмый, әни, син пешергән,
Ипи белән майлы коймагың.

Изгелекләр бик күп күрдек синнән,
Тик әтисез калдык без иртә.
Тормыш синең булды сынаулардан,
Сабырлыклар бирде һәр иртә.

Күпме еллар уздырдың син,
Ялгызлыкта яшәп берүзең.
Салкын чәйләр эчеп, безне көтеп,
Үтте синең калган гомерең.

Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән-Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев