Матур чорга – сәламәт килеш
Быелгы кыш яздан әллә ни аерылып тормаса да, календарьдагы яз фасылы да ишек шакый. Нинди генә җылы булмасын, кыш безнең тән һәм җан өчен эзсез узмый – озак вакыт кояш күрмәү һәм бер төрлерәк туклану (яшелчә-җиләк-җимеш аз кулланыла), салкын тиеп авырулар үзен сиздерә. Язгы хәлсезлеккә җитди карарга һәм организмга ярдәм итәргә кирәк.
1.Иммунитетны ныгытабыз. 150 мл алоэ согы, 250 гр бал, 3-4 лимон согы. Барысын бергә кушып болгатырга. Теләсәгез, алоэ белән лимонны блендер ярдәмендә изсәгез дә ярый. Шифалы катнашманы, көн саен өч тапкыр ашар алдыннан ярты сәгать кала кабул итәргә. Солы төнәтмәсе дә бик файдалы. Ул нерв системасын, үпкәләрне, йөрәкне ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта.
2. Йөрәккә ярдәм. 250 гр күрәгә, йөзем һәм әстерхан чикләвеге, кабыгы белән 1 лимонны (орлыксыз) блендер ярдәмендә изәбез. Бал белән бутап, көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы ашаганнан соң кабул итәргә. Кан басымыгыз югары булса, күрәгәсез кулланыгыз.
3. Баш миенә азык. Иртәнге туклануны каты итеп пешерелгән йомыркадан башлагыз. Ул хәтерне яхшырта. Каһвә урынына чөгендер һәм кишер соклары катнашмасын (1:4) эчегез – шулай ук хәтер өчен бик яхшы. Мигә магний да кирәк. Ул какао, карабодай боткасында, фасоль, чикләвек, макарон, балык, шыттырылган бодайда, сөт продуктларында, яшел үләннәрдә бар.
С витамины организмны инфекциядән саклый. Аңа киви, гөлҗимеш төнәтмәсе, цитруслылар, тозлы кыяр, яшелчәләр бай.
4. Дәрт һәм дәрман формуласы. Яз бусагасында аручанлык һәм йокы килүне җиңәргә майлар һәм шикәр катнашмасы ярдәм итә. куертылган сөт (сгущенка) һәм майлы крем белән ясалган торт кисәге күңел тынычлыгын торгыза. Хөрмә (финики) көчне арттыра, күрәгә – баш мие кан тамырлары өчен файдалы матдәләр хәзинәсе. Әгәр дә сезгә яхшы хәтер һәм игътибарлы булу кирәк икән, бер уч теләсә нинди чикләвек ашагыз.
5. Җәйге вакытка күчү. Шуның белән бәйле рәвештә организмда психологик һәм физиологик тайпылышлар була. Бу чорда тынычландыра торган үлән төнәтмәләре (родиола розовая, бөтнек һәм арслан койрыгы (пустырник), сары мәтрүшкә) эчәргә кирәк. Эчке биологик ритмны нормага китерергә бүрттерелгән кыяк лылар, яшел үләннәр, боткалар, кызыл чөгендер белән тозланган кәбестә, майлы балык ярдәм итә. Кофеинлы ризыклар һәм эчемлекләрне минимумга төшерегез яки бөтенләй кулланмагыз.
6. Яшәрергә вакыт. Яз көне яшьрәк һәм матуррак күренәсе килә. 100 гр ромашка, үлемсез гөл (бессмертник), сары мәтрүшкә (зверобой), каен бөресен алып вакларга. Кичен бер аш кашыгы шул катнашманы 0,5 л кайнар суда төнәтергә. Сөзеп, 1 стакан төнәтмәгә 1 аш кашыгы бал кушарга һәм йоклар алдыннан эчәргә. Аннан соң эчәргә дә ашарга да ярамый. Иртән, калган сыеклыкка 1 чәй кашыгы бал кушып, ашарга 20 минут кала эчәргә. Үләннәр катнашмасы беткәнче һәр көнне шулай кабул итәргә. Бу яшәрткеч процедураны биш елдан соң гына кабатларга ярый. Башлы кәбестә ашарга тырышыгыз. Ул күзәнәкләр үстерүче иң яхшы табигый стимулятор.
7. Яхшы кәеф – сәламәтлек нигезе. Татлы яратучылар үзләрен углеводтан мәхрүм итмәсеннәр. Ә менә итсез яши алмаучыларга аксымлы диета кирәк. Көнгә 2 литрдан да аз булмаган күләмдә су эчегез. Ул организмнан натрийны чыгарырга булыша, күтәренке кәеф һәм яхшы йокы белән тәэмин итә. Хәтта, авыртуны да баса. Сыеклыкны күп эчү – һәртөрле диетаның нәтиҗәсен арттыра.
Серотонинга бай ризыклар ашагыз: ярмалар, кыяклылар, кузаклылар, банан, шпинат, помидор, баклажан, кызыл борыч, сыр. Ә иң мөһиме: мин бәхетле, дип уйлагыз һәм чынлыкта да үзегезне бәхетле хис итәрсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев