Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матди ярдәм алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә була?

Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар нигезендә социаль түләүләр билгели. Аларга, аерым алганда, айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), ай саен өстәмә матди тәэмин ителеш (ДЕМО), өстәмә матди тәэмин ителеш (ДМО) керә.

Айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Пенсия фонды территориаль органнары тарафыннан гражданнарның аерым категорияләренә билгеләнә торган социаль түләү. Боларга:
Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һ.б.;
инвалидлар, инвалид балалар;
фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары;
радиация йогынтысы нәти җәсендә зыян күргән затлар керә.
Әлеге хокукка ия граж даннарның тулы исемлеге белән Пенсия фонды сайтының «Социаль түләүләр» бүлегендә танышырга мөмкин.
Ул гариза нигезендә билгеләнә. Аны Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук фондның теләсә кайсы территориаль органында яки КФҮ (МФЦ) аша бирергә мөмкин.
Искәрмә: 2020 елның 28 июленнән (Россия Хез мәт һәм социаль яклау ми нистрлыгының 327нче номерлы боерыгы үз көченә кергән көннән) түләү билгеләү өчен гариза бирү вазифасыннан азат ителгән инвалид, инвалид балалар дип танылган гражданнарга ул «Федераль инвалидлар реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан өземтә нигезендә билгеләнә.
Искәрмә: инвалидлыкны бил геләү буенча 2021 елның 1 ок тяб ренә кадәр гамәлдә булган вакытлы тәртип нигезендә (РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 11 февралендәге 155нче карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсияне озайту һәм ЕДВ билгеләтү өчен Пенсия фондына бару таләп ителми.
Әгәр гражданин бер закон кысасында берничә нигез буенча ЕДВ алу хокукына ия булса, түләү күбрәк сумманы күздә тоткан берсе буенча гына билгеләнә. ЕДВ елга бер тапкыр 1 февральдән индексацияләнә.
Татарстан Республикасында ЕДВны 322558 кеше ала.
Федераль законнар ниге зендә аның акчалата эквивалентын ала торган ташламаларга һәм социаль ярдәм чараларына хокуклы гражданнар 1 октябрьгә кадәр КФҮ, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша тиешле гариза бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Социаль хезмәтләр җыел масы үз эченә түбәндәгеләрне ала:
рецептлар буенча дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануы ашамлыклары;
төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курортка юлламалар;
шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта түләүсез йөрү.
Өстәмә айлык матди тәэмин итү (ДЕМО) – гражданнарның аерым категорияләренә айлык түләү. Матди тәэминатка бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына хокуклы. Түләү күләме, ташламалы категориягә карап, 500 яки 1000 сум тәшкил итә.
1 000 сум күләмендә ДЕМО:
Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга;
хәрби җәрәхәт аркасында инвалидларга;
концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган тоткыннарына билгеләнә.
1000 сум күләмендә ДЕМОны рес публикада 1661 кеше ала.
500 сум күләмендә ДЕМО:
1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр алты айдан да ким булмаган чорда гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук әлеге чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яисә медальләре белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләргә;
сугыш елларында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарына;
Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннарына;
«Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга;
нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның элеккеге балигъ булмаган тоткыннарына билгеләнә.
Мондый түләүне Татарстанда 1710 кеше ала.
ДЕМО Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан пенсия белән бергә түләнә. ДЕМОга хокукы булган, әмма аны вакытында гамәлгә ашырмаган гражданнарга бу түләүне билгеләү турында яшәү урыны буенча.


Тулырак газетабызның 61нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев