Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Массажның төп максаты – организмны стресстан коткару

Замана шулай акрын гына безне бер ызанга бастыра: күпчелек, көнне компьютер каршында уздыра да кичен лапылдап диванга, телевизор каршына барып утыра. Хәрәкәт җитмәүдән остеохондроз, йокысызлык чирләре һәм тагын әллә нинди зәхмәтләр килеп чыга.

Традицион медицина тәкъдим иткән дару төймәләрен эчәргә өлгерермен әле, диючеләр массажистларга мөрәҗәгать итә. Массаж, чыннан да, бөтен чирләрдән дә котылу чарасымы? Бүген бездә кунакта массажист Гөлшат Абзалина. Гөлшат ханымны Яшел Үзәндә бик күп кеше белә, чөнки шифалы кулларыннан файда алучылар бихисап.
- Гөлшат Әнвәровна, сез ничек массажист булып киттегез?
- Башыңа төшкәч, башмакчы булырсың, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр инде. Мин дә Кече Ачасыр авылында ФАПта эшем бетерелгәч, шушы юнәлешне башладым. Медицина училищесында алган белемемне югалтасым килмәде, кешеләргә ярдәм итү теләге дә көчле булгандыр.
- Массажның нинди төрен ясыйсыз?
- Классик төргә өстенлек бирәм, чөнки минем пациентларым чагыштырмача өлкән кешеләр. Теләсә нинди массаж кан әйләнешен яхшыртуга юнәлтелгән. Массажны банка белән дә ясыйлар, бамбук таякчыклар белән сугып та, сабын сылап та, бал белән дә.
- Массажны ничә яшьтән ясарга ярый?
- Бала тугач, беренче атнадан ук.
- Хәзер күп кеше массажны өйгә чакыртып ясата. Табиб белән киңәшмичә массаж ясатырга ярыймы?
- Мондый процедурага барганчы, һичшиксез табибтан консультация алыгыз. Чөнки массаж ясарга ярамаган очрак­лар күп. Мәсәлән, тромбоз, веналар шешеп чыгу, шеш, туберкулез, тире, кан авырулары вакытында массаж ясарга киңәш ителми. Хәтта тырнак һәм чәчтә проблемалар булганда да!
- Чын массаж ничек ясалырга тиеш соң - тән күгәреп чыкканчы каты итепме, әллә сыйпап кына торсалар да яхшымы?
- Массажга нинди бурыч йөкләнгән бит. Һәр пациентның тою үзенчәлеге индивидуаль. Шуңа күрә пациентка яраклашасың инде.
- Авыртса нишләргә, түзәргәме?
-Юк, әлбәттә, түзеп торырга ярамый. Авырта икән, әйтергә. Массажист үзенең көчен көйли аннары. Массаж ясату пациентка рәхәтлек бирергә тиеш.
- Өй шартларында массажны үзеңә үзең ясарга ярыймы?
- Әлбәттә, хәзер массажерларның нинди генә төре юк! Роликлар, валиклар. Аякка көйләнгән массажерлар да бар. Аларны кулланырга ярый, ниндидер яхшы нәтиҗәләргә дә ирешеп була. Әмма болар барсы да профессиональ массажга өстәмә генә. Чөнки массажист кулларын бернәрсә дә алмаштыра алмый.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Гүзәл Минһаҗева, Алия Гаязова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев