Яшәеш
Машинага төялгән печән янган
Узган ялда янгын сүндерү пунктына Әрә авылында М. Җәлил урамында 64нче йорт янында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. «ВАЗ-2107» автомобиле прицебында 12 тонналы печән рулоннары янган.
Урынга Күгеш һәм Норлат авылларының янгын сүндерү командалары килеп җиткән. Бу вакытта янгын печәнне һәм машинаны да камап алган булган. Алардан ике метрда гына булган сарайга ут кабу куркынычы туган. Янгын мәйданы 11,5 квадрат метрны тәшкил иткән. 15 минуттан ут сүндерелгән. Нәтиҗәдә, 12 тонна печән һәм прицебы белән автомобиль янган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев