Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртүче ата-аналар һәм җәяүлеләр арасында акция үткәрелде

2 мартта Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы Ольга Петрухина һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова 1нче лицейның педагогик коллективы һәм яшь юнармиячеләр отряды белән берлектә Юность урамында машина йөртүче ата-аналар һәм җәяүлеләр арасында «Юл йөрү кагыйдәләре - тормыш кагыйдәләре» акциясен үткәрде.

Аның барышында катнашучыларга белешмәлекләр тараттылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар йөртү кирәклеге турында аңлаттылар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев