Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртү осталыгының зона бәйгесендә җиңүче кубогы - Яшел Үзәндә

14 августта Казанда "Автоледи 2020" зона конкурсы узды, анда республиканың көнбатыш районнарыннан 20 вәкил катнашты, аңа Казан, Арча, Буа кебек шәһәрләр керә.

Яшел Үзәнне лаеклы төстә шәһәребездә узган машина йөртү осталыгы бәйгесендә җиңүче, Яшел Үзән ДОСААФ мөдире Валентина Хаҗиева тәкъдим итте. Һәм бу аның быелгы копилкасында икенче "алтын". Зона конкурсында иң яхшы нәтиҗә өчен җиңүче кубок һәм ТР ЮХИДИ һәм Яшел Үзән ДОСААФ җитәкчелегеннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

- Бездә техник спорт төрләренә аерым мөнәсәбәт. Бу конкурска ныклап әзерләнделәр, мәйданчыкта тренировкалар өчен вакыт бүлеп бирделәр, техника әзерләделәр. Валентина Олеговна - зур стажлы булмаган, әмма максатчан, яхшы реакцияле машина йөртүче, - дип билгеләп үтә мәктәп җитәкчесе Илһам Әгълуллин.

Алда Валентина Хаҗиеваны финал көтә, ул 20 августта Казанда узачак. Анда ул республиканың абсолют чемпионы исеме өчен көрәшәчәк. Җиңүләр генә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев