Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина сазлыкка төшеп китә, үлүчеләр бар

Һәлакәт иртәнге якта Волжск шәһәрендә була. Иртәнге 4тә "ВАЗ-2110" Новая урамыннан юлдан барганда торак комплексы янындагы зур булмаган суга төшеп китә. Биредә яшәүчеләр аны сазлык дип йөртә.

Якынча мәгълүматлар буенча, 23 яшьлек машина йөртүче хәрәкәт итүне югалта. Аның белән ике пассажир да үлә. Марий Эл республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге хәбәр итенчә, 27 яшьлек пассажирның 7-8 айлык көмәне дә булган.

Кичә көндез машинаны су астыннан чыгардылар. Тикшерүчеләр һәлакәтнең сәбәпләрен тикшерә. Моңа кадәр дә бу урында машина һәм мотоциклларның суга төшеп китү очраклары булган икән.

kazan24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев