Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәрхәмәтле һәм игелекле кешеләргә могҗиза үзе килә

Бер малай зирәк, миһербанлы эчтәлекле әкиятләр укырга яраткан һәм анда язылганнарның барына да ышанган. Шуңа ул тормышта да могҗизалар эзләгән, тик яраткан әкиятләренә хет нәрсә белән булса да охшаган берни дә тапмаган.

Эзләнүләреннән күңеле кайтып, әнисеннән сораган:
– Мин могҗизага ышанып, дөрес эшләмим бугай. Әни, ә дөньяда бармы соң ул тылсым, могҗиза?
– Кадерлем минем, – дип, ярату белән җавап биргән әнисе, – әгәр дә син әйбәт һәм игелекле малай булып үсәргә тырышсаң, тормышыңда барлык әкиятләр дә чынга ашар. Исеңдә тот, могҗизаны эзләмиләр, мәрхәмәтле һәм игелекле кешеләргә ул үзе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев